Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Декабрь
2022

Шәймиев: Мирасны саклау эшен көчәйтергә кирәк – бу бөтен планетаның киләчәгенә кагыла

0

Матди һәм рухи мирасны саклау буенча халыкара хезмәттәшлекне үстерергә һәм көчәйтергә кирәк, чөнки ул бөтен дөньяның киләчәгенә кагыла, дип белдерде Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, мәдәниятара диалог буенча ЮНЕСКО Игелекле ихтыяр илчесе Минтимер Шәймиев Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасны саклау турындагы конвенциянең 50 еллыгына багышланган халыкара форумның соңгы утырышында.

Форумда катнашучыларны Шәймиев даими очрашуларга чакырды. Аның фикеренчә, алар мәдәни, рухи, табигый мирасның төрле формаларын тәкъдим итә торган мәйданчыкларны һәм объектларны җентекләп һәм тирәнрәк өйрәнергә ярдәм итә.

ЮНЕСКО, Берләшкән Милләтләр Оешмасы каршындагы оешмаларның берсе буларак, Икенче бөтендөнья сугышыннан соң яңа конфликтларны булдырмау, төрле мәдәниятләр, конфессияләр һәм халыклар арасында диалог эзләү өчен оештырылган, дип искәртте Шәймиев. Аның фикеренчә, бу юнәлештә эшләү беркайчан да үзенең актуальлеген һәм ихтыяҗын югалтмый.

«Без сезнең белән эшебезне көчәйтергә, конструктив көч булу өчен механизмнар булдырырга тиеш. Бу эштә бернинди чикләүләр дә була алмый», – дип белдерде Шәймиев.

Аның сүзләренчә, матди һәм рухи мирасны саклауда халыкара хезмәттәшлек бөтен дөньяда кешеләрдән җавап таба. Яшь буын вәкилләренең бу эштә катнашу теләген белдерүе аеруча мөһим. Республикада яшьләр белән эшләүгә зур игътибар бирелә, дип искәртте ул.

«Без «Адымнар» мәктәбендә яшьләр белән нәтиҗәле аралаша алдык, «Адымнар» үзе уникаль проект булып тора. Шуңа күрә безгә бу юнәлештә үсәрлек һәм омтылырлык нәрсәләр бар», – дип аңлатты Татарстан Дәүләт Киңәшчесе.

Узган халыкара форум, Татарстандагы мәйданчыкта җыелырга тышкы көчләрнең комачаулавына карамастан, дөньяның дистәләгән илләреннән килгән делегатлар һәм экспертлар игътибарын җәлеп итте, дип билгеләп узды Шәймиев.

Исегезгә төшерәбез, 1972 елгы Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасны саклау конвенциясе — ЮНЕСКО химаясендә эшләнгән иң нәтиҗәле һәм киң танылган халыкара актларның берсе. Ярты гасыр дәвамында аның кысаларында Бөтендөнья мирасы исемлеге – гомумкешелек кыйммәтен һәм аерым яклау таләп итә торган күренекле мәдәни һәм табигый истәлекле урыннар исемлеге формалашкан.

Узган халыкара форум кысаларында Казанда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының яшьләр моделе һәм җиде тематик конференция узды. Чарада катнашу өчен Татарстанга 56 илдән делегацияләр килде.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *