Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Декабрь
2022

«Апуш» татар балалар театр студиясенең икенче спектакле тәкъдим ителәчәк

0

13 декабрьдә Казанның «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә «Апуш» татар балалар театр студиясенең икенче спектакле күрсәтеләчәк.

Шәһәр Башкарма комитетының тел культурасы өлкәсендәге милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегендә хәбәр итүләренчә, шагыйрә Йолдыз Шәрәпова әсәре буенча куелган «Зоопарк-әлифба» спектакле Хәбир Ибраһимовның инсценировкасында квест форматында узачак. Анда «Сәйдәш» үзәге базасында эшләүче «Апуш» студиясендә тәрбияләнүче 30 бала катнашачак.

«Зоопарк-әлифба» - җырлар һәм биюләр белән үрелеп бара торган шигъри формадагы тамаша. Кайбер укучылар, спектакльдә 38 хайванны күрсәтергә кирәк булганга, берничә роль уйнаячак», – дип сөйләде студия җитәкчесе, актерлык осталыгы буенча укытучы Алия Фәйзрахманова.

Укучыларны премьерага Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры балетмейстеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сәлимә Әминова, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисткасы Резеда Сәлахова, Г.Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театрының вокал буенча педагогы Лилия Зәйнуллина әзерләде. Музыканы композитор Марат Әхмәтшин язган. Сценограф, рәссам – Анна Новикова.

Спектакль 18:00 сәгатьтә башлана. Теркәлү буенча керү бушлай.

 











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *