Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Декабрь
2022

Екатеринбургта татар мәдәнияте кичәсе узды

0

5 декабрьдә Екатеринбургта «Сапфир» хәйрия фондының «Унынчы» дип аталган музыка залында татар мәдәнияте кичәсе узды. Кичәне оештыруда Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге ярдәм итте, дип хәбәр итә вәкиллек.

Кичәне «Сапфир» хәйрия фондын гамәлгә куючылар – Ришат Сираҗетдинов һәм Фәрит Нәбиуллин оештырды.

Чараның мәдәни программасында татар, рус халык җырлары һәм көйләре, чит ил композиторларының әсәрләре яңгырады.

Кичәдә Казан дәүләт мәдәният институтының музыка сәнгате кафедрасы мөдире, Татарстанның атказанган артисты Наил Сәгъдиев; Екатеринбург опера һәм балет театры солисты, Татарстанның халык артисты, «Алтын битлек» Россия илкүләм премиясе һәм Свердловск өлкәсе губернаторы премиясе иясе Илһам Вәлиев һәм башкалар катнашты.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *