Минск шәһәрендә Беларусьта ислам барлыкка килүгә 625 ел тулуны билгеләп үттеләр
Минскида татарлар җирлеге барлыкка килүгә 625 ел тулуны билгеләп үттеләр. Мондый урыннар Беларусь территориясендә XIV гасыр ахырында барлыкка килгән. Бу вакыйга уңаеннан республика башкаласының Җәмигъ мәчетендә «Ислам тарихы буларак татар тарихы: Белоруссия җирләрендә татар-мөселманнар җирлекләренең 625 еллыгы уңаеннан» халыкара фәнни-гамәли конференция узды.
Анда Беларусьтагы Россия Федерациясе илчесе Борис Грызлов, Данис Шакиров җитәкчелегендә Бөтендөнья татар конгрессы делегациясе, Беларусьта ислам, православие, католицизм һәм иудаизм кебек дүрт төп дини конфессияләр җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.
Конференциядә Татарстан исеменнән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров чыгыш ясады. Ул искәрткәнчә, бу ел Идел буе Болгар дәүләте халыкларының Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу датасы белән билгеләп үтелә.
«Бүген Беларусь татарлары Идел буе татарлары белән бердәм. Алар мәчетләрне яңадан торгызды, борынгы китапларны саклап калган, бергәләп милли һәм дини бәйрәмнәр, фәнни конференцияләр үткәрәләр, Белоруссия дәүләтенең барлык халыклары һәм дини конфессияләре вәкилләре белән яхшы мөнәсәбәтләр коралар. Беларусь татарлары Бөтендөнья татар конгрессы съездларында, яшьләр форумнарында, дини һәм башка гомумтатар форумнарда катнаша», – дип билгеләп үтте Шакиров.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының туган якны өйрәнү комитеты җитәкчесе Альберт Борханов мөселманнарның һәм татарларның Евразия халыкларының мәдәни мирасын өйрәнүгә, торгызуга һәм саклауга керткән өлеше турында доклад белән чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, Беларусьта яшәүче татарлар бу якларда, мөселман динен һәм милли традицияләрен саклап калып, озакка калганнар, дип хәбәр ителә Бөтендөнья татар конгрессы сайтында.
Шунысы кызык, конференция Беларусь мөселманнары көче белән торгызылган Минскның төп Җәмигъ мәчетендә узды. Аны торгызуга Татарстан Республикасы да үз өлешен кертте.