Казан аэропортында берничә рейс тоткарланган
Бүген, 18 декабрьдә, Казан аэропортында берничә рейс тоткарланган. Онлайн-табло мәгълүматлары шуны күрсәтә.
Нигездә, рейслар сәгать ярым – бер сәгатькә тоткарлана, әмма рейс вакыты күчерелү ике сәгатьтән артык булган урыннар да бар. Очышлар Мәскәүгә, Красноярскка, Махачкалага, Новосибирскка, шулай ук Кемеровога тоткарланган.
Шулай ук Мәскәү, Төркия һәм Новосибирск шәһәрләреннән кайта торган кайбер рейслар да кичектерелгән.
