Балтачта Яңарыш чорында төзелгән мәчетнең 30 еллыгын билгеләп үттеләр
Балтачның Бөрбаш авылында Яңарыш чорында төзелгән мәчетнең 30 еллыгын билгеләп үттеләр. Бөрбаш мәчетенең тарихы авылның яшәеше белән турыдан-туры бәйләнгән. Авылда барлыкка килү, нигезләнү чорыннан ук мәчет эшләгән. Ул заманда мәчетләрнең манарасыз, кысан булуларын искә алырга кирәк. Шунлыктан ул берничә тапкыр яңартылган, күчереп тә салынган.
1744 елда патша хөкүмәте мәчетләрне җимертүне туктату турында карар кабул итә, авылларда мәчетләр кабат торгызыла, төзелә башлый. Бөрбашта да яңа мәчет калкып чыга. Еллар үткәч, яңа мәчет салу мәсьәләсе күзгатыла. Бу хакта «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.
«Бу мәчетнең ахыргы язмышы үтә аяныч - ул ил өстендә игелекле җилләр көннән-көн үзен ныграк сиздерә барган 1988 елда гына сүтелде. Мәчетне сүткәндә аның түбәсе кыегыннан табылган язулы тактада мәчетнең 1823 елда төзелгәнлеге, 1883 елда такта белән төрелгәнлеге язылган була. Авыл халкына 165 ел хезмәт иткән мәчетне сүтүчеләр аның әле бернинди төзекләндерүләрсез тагын шуның кадәр хезмәт итәрлеге булган бит дип таң кала. Бәлки, тагын бер-ике генә ел сабыр ителгән булса, ул тарихи мәчет бүгенге көндә үз асылына кайтыр, манарасыннан изге азан моңы яңгырар иде», - дип яза Гарифҗан Мөхәммәтшин «Балтач мәчетләре. Үткәне һәм киләчәге» дигән китабында.
Бөрбаш мәчете 1989 елның 10 августында СССРның Европа өлеше мөселманнарының Диния нәзарәтендә, 1992 елда Татарстан Республикасы Диния нәзарәтендә теркәлгән. Аның беренче һәм бүгенге имамы, аның төзелеш һәм җиһазлау эшләренең әйдәүчесе һәм оештыручысы Җәлил хәзрәт Фазлыев.
Беренче көннәреннән үк мәчет каршында мәдрәсә эшли, балаларга дин, әхлак дәресләре бирелә.
2017 елда мәчет үзенең чирек гасырлык юбилеен билгеләп үтте. Бу вакыттан бирле 5 ел узып киткән һәм Бөрбаш мәчете үзенең 30 еллык бәйрәмен зур итеп уздырды.