Әфган студентлары Казан ислам университетында укыячак
Әфганстанның татар җәмәгатьчелеге вәкиле булган өч студент Казан ислам университетына укырга килде.
«Студентларны Казанга озату өчен бөтен көчебезне куйдык. Бу студентлар Әфганстандагы миллионлаган татар яшьләренең хыялларын тормышка ашырды. Алар Татарстанның Ислам югары уку йортына укырга керде һәм укый башлады. Безнең аксакаллар хис-кичерешләрен яшермичә елый. Яшьләр, борынгы бабаларының тарихи ватанында алга таба белем алу перспективасын күреп, актив укый башлады», - дип уртаклашты «Татар-информ» журналисты белән сөйләшүдә Әфганстан татарлары Советы башлыгы Забихулло Надери Татар.
Моннан тыш, агентлык әңгәмәдәше Әфганстанның барлык татарлары исеменнән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, Казан ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшинга һәм Россия мөселманнары Хәйрия патриотик фонды генераль директоры Рөстәм Хәбибуллинга зур рәхмәт белдерде.
«Ислам югары уку йортында укыр өчен Әфганстан студентлары Россиягә беренче тапкыр килде. Элек Әфганстан хөкүмәте Россия ислам уку йортларын танымады һәм анда үз студентларын җибәрүдән баш тартты. Озак кына сөйләшкәннән соң, без бу мәсьәләне хәл итә алдык. Студентларның барысының да урта ислам белеме бар, алар Саманган һәм Фарьяб провинцияләрендәге татар авылларында яшәүче эшче гаиләләрдә туып-үскән кешеләр. Безнең уртак адымнарыбыз Россия һәм Әфганстан халыклары арасында гражданлык дипломатиясен ныгытырга ярдәм итәчәгенә ышанам», - диде Рөстәм Хәбибуллин.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, татарлар җәмгыяте дини белем бирүгә аеруча игътибар итә. Нәкъ менә шуңа күрә Әфганстанның төньяк провинцияләрендә ислам теориясен һәм практик якларын өйрәнгән галимнәр арасында күпчелекне җирле татарлар тәшкил итә. Ә Россия мөселманнарының Казан Хәйрия патриотик фонды (Кабулда вәкиллеге эшли) ярдәме белән оештырылган Әфганстан татар мәктәп-интернатлары укучылары даими рәвештә Коръән укучыларның халыкара конкурсларында катнаша.