Хезмәт министры 1 гыйнвардан барлык төбәкләрдә бердәм Социаль фонд эшли башлавын искәртте
Киләсе елның 1 гыйнварыннан Россиядә бердәм Социаль фонд эшли башлый. Аның бүлекләре илнең 89 төбәгендә эшләячәк. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгына биргән интервьюсында Россиянең хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков искәртте.
Моннан тыш, ел башыннан яшәү минимумы 3,3 процентка арта, иминият пенсияләре – 4,8 процентка, ә минималь хезмәт хакы – тагын 6,3 процентка үсәчәк, дип санап узды Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы җитәкчесе.
Министр сүзләренчә, Россиядә эшсезлек һаман да түбән дәрәҗәдә – 3,7 процент. «Демография» илкүләм проекты эше кысаларында (Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тәкъдиме белән булдырылган башка илкүләм проектлар кебек үк) быел 190 мең гражданга бушлай яңа белем бирелде һәм алар яңа белгечлекләр алды, 2023 елда бу программа дәвам итәчәк.
Котяков искәртүенчә, үтеп бара торган елда Россия Федерациясе Хөкүмәте компанияләргә ярдәм итү буенча күп кенә чаралар күрде – ташламалы кредитлардан һәм иминият взносларын түләү буенча кичектерүдән алып, тикшерүгә мораторийны озайтуга һәм мәшгульлеккә ярдәм итүнең турыдан-туры чараларын кертүгә кадәр.
Референдумнан соң кушылган төбәкләргә килгәндә, киләсе елда анда барлык социаль ярдәм чараларын күрсәтүнең гомуми кагыйдәләренә этаплап күчү төгәлләнәчәк, дип өстәде түрә.