Путин фетнә вакытында һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтергә сүз бирде
Кораллы фетнә вакытында Ватанны батырларча яклап һәлак булган солдатларның туганнарына һәм якыннарына ярдәм итү өчен кирәкле барлык эшләр башкарылачак, дип белдерде Россия Президенты Владимир Путин Саклану министрлыгы хәрбиләре белән очрашуда.
«Һичшиксез, мин инде министрга әйткән идем, һәлак булган иптәшләребезнең гаиләләренә ярдәм итү өчен барысы да эшләнәчәк», – дип яза аның сүзләрен Кремльнең матбугат хезмәте.
Путин сүзләренчә, бу батыр кешеләрнең тырышлыгы булмаса, илдә хаос котылгысыз булыр иде һәм дошман, һичшиксез, аннан файдаланыр иде.
«Бу, әлбәттә, хәрби югалтулар – башкача әйтеп булмый. Безнең иптәшләр Ватанны саклап һәлак булды. Мин моны бернинди пафоссыз һәм арттырмыйча әйтәм», – дип белдерде дәүләт башлыгы.
«Вагнер» хосусый хәрби компания отрядлары 25 июньдә үк төбәкләрдән китте, алар ул төбәкләрдә 23 һәм 24 нче көннәрендә булды. Соңрак Владимир Путин «Вагнер» хәрбиләрен Россия патриотлары дип белдерде, аның сүзләренчә, аларны астыртын рәвештә кулланырга тырыштылар. Кораллы фетнә факты буенча җинаять эше хәзерге вакытта туктатылган.