Татарстанның унике мәктәбе Россиянең иң яхшы мәктәпләре рейтингына керде
Татарстаннан 12 мәктәп RAEX агентлыгы төзегән Россиянең иң яхшы мәктәпләре еллык рейтингына кергән.
Аерым алганда, Казан мәгариф учреждениеләреннән әлеге исемлектә — 131 нче лицей, 2 нче лицей-интернат, КФУның IT-лицее, КФУның Лобачевский исемендәге лицее, Иннополис лицее, 7 нче лицей-интернат, Россия герое Алексей Козин исемендәге 7 нче гимназия, лицей-инженерлык үзәге һәм 19 нчы гимназия. Шулай ук Чаллы шәһәренең 26нчы гимназиясе, Яшел Үзәннең 3нче гимназиясе һәм Әлмәтнең 2нче лицее.
Рейтинг мәктәпне тәмамлаучыларның илнең әйдәп баручы югары уку йортларына керүләре турындагы мәгълүматлар нигезендә формалашкан.
Экспертлар фикеренчә, төбәк мәктәпләре елдан-ел көндәшлеккә сәләтлерәк була бара. Рейтингтагы мәктәпләрнең 70 проценты диярлек Мәскәүдә урнашмаган. Исемлектә Россия Федерациясенең 38 төбәгеннән уку йортлары тәкъдим ителгән.
Иң яхшы мәктәпләр саны күп булган субъектлар арасында Татарстан рейтингта 5 нче урында тора. Ул бары тик Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург һәм Свердловск өлкәсеннән генә калыша.