«Татар-информ» фотографы «Россия халыкларының милли бәйрәмнәре» конкурсында җиңде
Бүген Бәшир Рәмиев исемендәге IT-парк бинасында «Россия халыкларының милли бәйрәмнәре» IX Бөтенроссия фотоконкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Тантана «Многоликая Россия» XIV Бөтенроссия журналистлар конкурсына йомгак ясау кысаларында узды.
«Татарстанда «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы «Многоликая Россия» бөтенроссия конкурсыннан тыш, журналистлар өчен тагын 15 конкурс үткәрә. Алар милләтара һәм этникара темаларга, коррупциягә каршы көрәшкә багышланган. Шуларның берсе - «Россия халыкларының милли бәйрәмнәре» бөтенроссия фотоконкурсы», - диде Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Эльвира Әхмәтова.
Аның сөйләвенчә, быел конкурска Дагыстан, Калмыкия, Якутск һәм Калининград өлкәләреннән, Красноярск краеннан һәм Россиянең башка почмакларыннан эшләр килгән. Фотокурсларда профессиональ фотографлар гына түгел, 18 яшьтән өлкәнрәк теләге булган һәр кеше катнаша.
«Быел без Россиянең 28 төбәгеннән 500гә якын эш кабул иттек. Гомуми премия фонды 300 мең сумга якын тәшкил итте», - дип хәбәр итте Әхмәтова.
Катнашучылар эшен жюри бәяләде, аның составына профессиональ фотографлар, медиатармак, Татарстан Мәдәният министрлыгы вәкилләре керде. Конкурс йомгаклары буенча «Иң яхшы фоторәсем» номинациясендә беренче урынны Ямал-Ненецкий автономияле округыннан «50 ел бергә» фотосы белән Наталья Вольвач алды.
«Портрет» номинациясендә Казаннан Егор Алеев «Изге Троица бәйрәме» сурәте белән җиңде. «Фотоэшләр сериясе» номинациясендә беренче урынны «Татар-информ» фотокорреспонденты Владимир Васильев «Уяв» сериясе өчен алды.
«Конкурска алты эш җибәрдем. Ун елдан артык фотография белән шөгыльләнәм, «Татар-информ»да биш ел эшлим. Фотоконкурста өченче ел катнашам, бүләк күңелле сюрприз булды», - дип сөйләде Владимир Васильев.
Конкурста җиңүчеләрнең фотокүргәзмәсен Бәшир Рәмиев исемендәге IT-парк бинасында күрергә мөмкин. Аннары эшләрне «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге территориясендә куялар. Ел дәвамында алар шулай ук Татарстан Халыклар дуслыгы йортында һәм башка мәйданчыкларда да тәкъдим ителәчәк.