Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31

Пилотсыз системалар гаскәрләре белән контракт бер елга төзелә, аны озайтмыйлар

0

Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итү турында контракт төзегәндә төп аерма шунда, анда теркәлгән хезмәт итү срогы автомат рәвештә озайтылмаячак. Пилотсыз системалар гаскәрләренә контракт төзергә мөмкин булган минималь срок - бер ел. Контракт буенча хезмәткә сайлап алу пункты офицеры Виктор Никитин «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

«Контракт вакыты бетү белән кеше хәрби хезмәттән китә ала. Пилотсыз системалар гаскәрләрендә сайлап алу узган кеше пилотсыз системалар белгечләре өчен билгеләнгән программа буенча курслар узарга тиеш. Ул РФ Саклану министрлыгының уку челтәрендә кимендә ике ай дәвам итә», - дип сөйләде Виктор Никитин.

1 гыйнвардан Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә түләүләрне 2,9 миллион сумга кадәр арттырдылар, бу илдә һәм Идел буе федераль округында иң югары түләүләрнең берсе. Ул ике өлештән тора: 2,5 миллион сум Татарстан бюджетыннан бүленә, ә 400 мең сумны министрлык бирә.

РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләр өчен, шул исәптән пилотсыз системалар гаскәрләрендә, өч меңнән артык ташлама гамәлдә булачак. Алар - акчалата түләүгә айлык өстәмә түләү белән хәрби хәрәкәтләр ветераны статусы; гомерне һәм сәламәтлекне иминиятләштерү һәм түләүсез тикшерүне дә кертеп, медицина учреждениеләрендә дәвалану.

Хәрбиләрнең гаиләләре дә игътибарсыз калмаячак, алар хакимият опекасына алына. Аларга шулай ук төрле ташламалар да каралган, алар арасында югары уку йортларында балаларны укыту өчен бюджет урыннары, секцияләрдә бушлай шөгыльләнү, юлда түләүсез йөрү һәм башкалар бар.

Татарстанда Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итү турында контрактка кул куярга теләүчеләр өчен 117 хезмәте аерым кайнар элемтә линиясе ачты, аңа 117 номеры буенча шалтыратып һәм 4 төймәсенә басып эләгергә мөмкин. Әгәр дә кандидат беренчел параметрлар буенча Пилотсыз системалар гаскәрләрендә контракт төзү өчен туры килсә, аның контакт мәгълүматларын сайлап алу пунктындагы белгечкә тапшырачаклар.

Бу төр гаскәрләрне булдыру турында 21 ноябрьдә полковник Пилотсыз системалар гаскәрләре башлыгы урынбасары Сергей Иштуганов хәбәр итте.

Яңа гаскәр хәрбиләре җирдә пилотсыз очучы, йөзүче һәм хәрәкәт итүче бөтен нәрсә белән идарә итәчәк. Моңа «Герань» да, «Странник» чылбырлы дроннары да, экипажсыз катерлар да керә. Бу гаскәрләрдә контракт шартлары бераз аерыла. Төп аерма – хезмәт итү вакыты автомат рәвештә озайтылмый, хәтта хәрби хәрәкәтләр контракт ахырына якынлашкан вакытта тәмамланмаса да. Контрактның минималь вакыты - бер ел. Моннан тыш, хәрби хезмәткәрне башка гаскәрләргә күчермәячәкләр, өйрәтү Татарстан белән күрше төбәкләрдә ким дигәндә ике ай дәвам итәчәк.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 800 222 59 00 номеры һәм 117 кол-үзәк төбәкара номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *