Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31

Сарман районы Саклаубаш авылында Тукайның юбилеена әзерләнәләр

0

«Тукай» совхозы буларак озак еллар дан тоткан Саклаубаш авыл җирлегендә җыен рәхмәт, хөрмәт сүзләренә бай булды. Халык белән очрашуда район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашты. Бу хакта «Сарман» газетасы яза.

Җыенны алып барган җирлек башлыгы Лилия Габидуллина беренче көн тәртибе буенча үзе чыгыш ясады hәм җирлектә узган ел башкарылган эшләрне анализлады, агымдагы елда планлаштырылганнарына тукталды. Аннан «Туган як» агрофирмасы директоры Раил Җиhангиров чыгышы тыңланды. Полициянең участок инспекторы Рамис Сафин райондагы криминоген торыш белән таныштырды. Җыенга йомгакны Фәрит Мөнәвир улы ясады hәм районның социаль-икътисади торышын анализлады.

Соңыннан җирлек тормышында активлар бүләкләнде. Аларга район Советының, җирлек башкарма комитетының Рәхмәт хатлары, истәлек бүләкләре тапшырылды.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *