Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30
31

Түбән Каманың элеккеге башлыгы Рамил Муллин 3 апрельгә кадәр тикшерү изоляторында кала

0

Чаллы шәһәр суды Түбән Каманың элеккеге башлыгы Рамил Муллинны кулга алу вакытын озайтты. Ул ким дигәндә 3 апрельгә кадәр тикшерү изоляторында булачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына судның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Шул ук вакытта, гаепләнүче һәм аның адвокатлары иректән мәхрүм итү белән бәйле булмаган йомшаграк чик кую чарасын билгеләүне сорады.

Искәртеп үтәбез, Рамил Муллинны Түбән Камага махсус хәрби операциягә контрактниклар җыярга ярдәм иткән рекрутерларга түләүләр белән бәйле махинацияләрдә гаеплиләр. Тикшерү башланганда урланган сумма, тикшерүчеләр версиясе буенча, 30 миллион сум тәшкил иткән.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *