Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31

Казанда халык язучысы Гомәр Бәшировның 125 еллыгы уңаеннан әдәби кичә оештырылды

0

Бүген Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсендә Татарстанның халык язучысы, шагыйрь, мөхәррир, фольклорчы, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Гомәр Бәшировның 125 еллыгы уңаеннан «Туган ягым – яшел бишек» исемле әдәби кичә булды.

Чараны Милли әдәбият һәм туган якны өйрәнү бүлеге мөдире Нуридә Насыйбуллина тантаналы ачып, XX гасыр татар әдәбияты классигы Гомәр Бәшировның тормыш юлы һәм иҗаты турында таныштырырга дип аның оныгы – филология фәннәре кандидаты, тәрҗемәче, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Гәүһәрия Хәсәновага сүз бирде. Ул язучылар мохитендә тәрбияләнүче бала буларак, алар турында ихлас җылы хисләр белән истәлекләр уртаклашты.

Чарада Казан шәһәре Совет районы 180 нче гимназиясе татар теле укытучылары Илсөяр Вәлиева, Нурания Ибраһимова, 9 «А» сыйныф укучылары катнашты. Укучылар әсәрләрдән өзекләр укыды, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Соңыннан истәлеккә фотога төшелде.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *