Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31

Сарманның «Чишмә» ансамбле «Татарстан» журналының юбилей кичәсен ачты

0

«Татарстан» журналының юбилей кичәсен Сарман районының «Чишмә» фольклор ансамбле башлап җибәрде. «Татарстанның иң яхшы фольклор ансамбле» исемен йөртүче якташларыбызның чыгышы кичәнең бизәге булды, дип яза «Сарман» газетасы.

Сәхнәдә республиканың иң яхшы коллективлары белән беррәттән Татарстанның халык артистлары Рөстәм Асаев, Алинә Шәрипҗанова һәм Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге Дәүләт камера хоры да катнашты. Бәйрәм кысаларында «Зур авыл китабы» презентациясе дә үткәрелде. Рус һәм татар телләрендә нәшер ителгән әлеге басмада авыллар тарихы тупланган. Сарманлылар өчен аеруча куанычлы: яңа китапта Мортыштамак авылына багышланган мәкалә дә урын алган.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *