Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31

Олыяз мәдәният йортында «Кукмара азаны» бәйгесенең финалы узды

0

Олыяз мәдәният йортында «Кукмара азаны» бәйгесенең финалы узды. Бу хакта «Хезмәт даны» газетасы яза.

Әлеге күркәм чара дини эчтәлектәге мөнәҗәт-нәшидләр башкару, викторина оештыру, шулай ук бәйге җиңүчеләрен бүләкләү белән үрелеп барды. Залда җыелган тамашачылар яшь азанчыларның чыгышларын зур кызыксыну һәм дулкынлану белән күзәтте.

Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев сүзләренә караганда, «Кукмара азаны» бәйгесе моннан дүрт ел элек башланып киткән.

Укулар барышында балалар татар мәкаме белән азан әйтергә, дөрес итеп сулыш алырга, азанның тәдҗвиден, ягъни хәрефләрнең дөрес һәм ачык яңгырашын өйрәнәләр. Әлеге белемнәрне үзләштергәннән соң, катнашучылар арасыннан биш җиңүче билгеләнә. Финал көнне әлеге ир-малайлар сәхнәгә күтәрелеп, билгеле таләпләргә туры китереп, матур һәм төгәл итеп азан яңгыратырга тиеш булалар.

Ел саен «Кукмара азаны» бәйгесендә 40–50 бала үз көчләрен сынап карый. Ир-малайлар арасыннан финалистлар һәм Гран-при ияләре билгеләнә, һәм аларга авыл мәчетләрендә азан әйтү мөмкинлеге бирелә. Моннан тыш, җиңүчеләр республика күләмендә узучы азан әйтүчеләр бәйгесендә дә катнаша алалар. Алар арасында инде югары нәтиҗәләргә ирешүчеләр дә бар. Мәсәлән, узган ел Балыклы авылыннан Кәрим Шәрәфиев конкурсантлар арасында зур җиңү яулады.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *