Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Май
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

KazanForum көннәрендә узачак хәләл ярминкәдә йөз компаниянең продукциясе тәкъдим ителәчәк

0

13 майда XVII «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы кысаларында Kazan Halal Market халыкара сәүдә ярминкәсе ачылачак. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Россиядәге иң зур хәләл сәүдә мәйданчыгында азык-төлек, кием-салым, аксессуарлар, косметика һәм ислам дөньясы илләренең әйдәп баручы җитештерүчеләреннән тиешле сертификация алган башка төрле продукция сатып алырга мөмкин булачак», – дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

Экспертлар ярминкәдә катнашучыларның чималы һәм продукциясе, шулай ук чараны уздыру зоналары «Хәләл» стандартларына туры килү-килмәвен тикшерәчәк.

Быел ярминкәдә Россиядән 100гә якын компания һәм Әфганстан, Белоруссия, Үзбәкстан, Казахстан, Азәрбайҗан, Кыргызстан, Төркмәнстан, Төркия, Һиндстан, Согуд Гарәбстаны һәм Судан җитештерүчеләре катнашачак.

Kazan Halal Market ярминкәсе «Казан» агросәнгать паркында 13 майдан 17 майга кадәр эшләячәк.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *