(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Иркутск янындагы «Тальцы» архитектура-этнографик музеенда Столыпин аграр реформасы вакытында Себергә күченгән кешеләргә багышланган экспозиция зонасы төзеләчәк.
Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бу татар мәчете, костел һәм төрле милләт вәкилләренең (поляклар, голендрлар, белоруслар, украиннар, татарлар) йортларыннан торган тулы бер урам булачак.
Хәзер биредә татар мәчетен төзү эшләре бара. Шундый ук Аллаһ йорты Жигалово районының Түбән Слобода авылында да булган... Читать дальше...