Кузбасс Диния нәзарәте балалар өчен итекле хоккей турниры оештырды
(Казан, 17 март, «Татар-информ»). Кузбасс өлкәсендәге «Кышлау» аренасында киез итекләр киеп уйный торган хоккей турниры узды. Ул Кемерово өлкәсенең Юрга округындагы Зимник авылының мөселман дини оешмасына 10 ел тулуга багышланды. Турнирда Искитим урта мәктәбе, Попереченская төп гомуми белем бирү мәктәбе һәм Зимник төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары катнашты. Россия мөселманнарының Дини җыены шул турыда хәбәр итә. Турнир ике яшь категориясендә — 1-4 һәм 5-8 сыйныф укучылары арасында уздырылды. Читать дальше...