Агыйделле, Караиделле Башкортостан
Баксаң, ызандаш күрше Башкортостанда Агыйдел генә түгел, Караидел елгасы да ага.
Иделләрнең “агы” аны Татарстан белән бүлеп тора, “карасы” төньягындарак урнашкан.
Актаныштан китеп, берничә минут паромда Агыйделне кичәсең һәм син Башкортостанда. Иң кызыгы ярның бу ягында сәгать көндезге унике булса, аргы якка чыккач курыкмыйча аның укларын төгәл 120 минутка алга җибәрергә кирәк – башкорт дуслар бездән алдарак яши. Ә Татарстанның Баулы районыннан китеп, Ык елгасы аша Башкортостанга чыксаң, күперне узуга сәгать алга китә. Читать дальше...