Татарстанда утызлап билингваль балалар бакчасы ярты миллион сум грант отты
(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләде. Конкурста 55 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы катнашты, аларның 28е 500 мең сум күләмендә грант отты. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Читать дальше...