Татарстан мәктәбе спорт клублары арасында Бөтенроссия бәйгесендә җиңде
(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Мәскәүдә 2018-2019 уку елында мәктәп спорт клублары арасында массакүләм спортны үстерү һәм физкультура-спорт эшен иң яхшы куюга Бөтенроссия смотр-конкурсында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләделәр. Мамадыш районының Түбән Ушма мәктәбенең «Дуслык» мәктәп спорт клубы беренче урын алды. Бу турыда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Читать дальше...