8 Март: төрле һөнәр ияләре өчен ул ничек истә калган?
«Безнең илдә хатын-кыз — ул эш аты»
Казанның 7 шәһәр хастаханәсе 1 сырхауханәсенең терапия бүлеге мөдире Гүзәл Сәгыйтова сүзен шаярудан башлады.
Институтта укыганда, профессор әйткән иде: кешене дәвалагач, ул сезне бүләкләргә теләсә, аннан берни алмагыз. Ләкин эштән чыккач, подъезд төбегезгә «Мерседес» китереп куйса, кире какмагыз. — ди табиб. - Бервакыт 8 март алдыннан эш янына килеп туктадым, карасам, шәхси йөртүчесе белән пациентым басып тора, кулында күчтәнәчләр һәм куе кызыл розалар. Читать дальше...