Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 91 яңа очрагы ачыкланган.
Бүген Татарстанда Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 91 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Аларның 29ы хастаханәгә озатылган, 62се өендә дәвалана. Әлеге пациентларда авыру симптомнарсыз һәм җиңел формада уза», — дип ачыклык кертте ул.
Шул ук вакытта, Галимова сүзләренчә, ике кеше инфекцияне чит илдә йоктырган, калган 89 кеше аны башка авырулар белән якыннан аралашканнан соң эләктергән. Читать дальше...