Казанда икенче тапкыр ислам фәннәре буенча Республикакүләм олимпиада узачак
(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). 19 ноябрьдә Татарстан мөфтияте Казан ислам университеты белән берлектә Ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча олимпиада үткәрәчәк. Олимпиада Татарстан Республикасы дини уку йортлары студентлары арасында булачак. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Республика күләмендә нәзарәт тарафыннан икенче ел үткәрелүче чарада кырыктан артык шәкертнең катнашуы көтелә. Интеллектуаль ярышта катнашучылар «Ислам хокукы (фикһ)», «Дин нигезләре (гакыйдә)» һәм «Гарәп теле» номинацияләрендә белемнәрен сынаячак. Читать дальше...