Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Все новости
Март
2024

Ни өчен ирләр өйләнми: «Сәбәпләрнең берсе – ата-аналарның малайларга гиперопекасы»

0
Ни өчен ирләр өйләнми: «Сәбәпләрнең берсе – ата-аналарның малайларга гиперопекасы»

«Бәхетле гаилә – ул ...» – Санкт-Петербургта «Психологическая газета»ның 10нчы кышкы фестивале шулай дип атала. Анда КФУның Чаллы институты укытучысы, психология фәннәре кандидаты Люция Чукмарова катнашты. Ул психологлар чыгарган гаилә бәхете формуласы турында сөйләде.

Люция Федаиевна, бүгенге гаилә үзенчәлекләре нәрсәдә, һәм алар аның озын гомерле булуына ничек тәэсир итә?

Гаилә – ул тере һәм бик үзгә организм. Хәтта бер буын мисалында да андагы үзгәрүне, ягъни трансформацияне күрергә мөмкин. Социологлар «Гаилә – 3 буынның бердәмлеге» дип атый. Берсе – туганлык, туганнарның янәшә булуы: әби-бабайлар, абый-апалар, кодалар. Икенчедән, ата-аналар булу – монда әти-әниләр һәм балалар керә. Өченчедән, никах, ягъни хатын белән ирнең мөнәсәбәтләре.

Элек зур гаиләләр әби-бабайлар белән бер йортта, бер түбә астында яшәгән. Хәзер һәр гаиләнең үз йорты бар. Нәтиҗәдә, өлкән буын үз тәҗрибәсен киләсе буынга тапшыру функциясен югалта. Җәмгыять нәсел мөнәсәбәтләрен искергән әйбер – архаизм дип карый. Буыннар арасында зур аерма, аерылу барлыкка килде.

Ата-ана һәм бала табу статистикасы бик кызганыч. Еш кына ир белән хатынның 1 бала гына алып кайтырга карар кылуы күзәтелә. Элек 22-24 яшьтә өйләнешкәннәр. Хәзер гаилә коручыларның яше – 25 яшьтән 34 яшькә кадәр. Россиядә никахлашучыларның уртача яше – 29,5. Германиядә – уртача 33,1 яшь, Бразилиядә – 30,8; Япониядә – 30,5; АКШта – 27,9; Бөекбританиядә – 27,9.

Психологлар гаиләдә либераль өстенлекләр булуын күрә – һәркем теләгәнен эшләргә хокуклы дип кабул ителгән: «Мин үземне кабул итәм, мин үземне яратам». Ә никахта бераз башка принциплар мөһим: якын кеше турында кайгырту. Бу – корбан позициясе түгел, чөнки психоаналитик Эрик Фромм билгеләве буенча, мәхәббәт – ул без яраткан кешенең тормышы һәм үсеше белән актив кызыксыну.

«Уңышлы гаилә» төшенчәсе артында үзара ярдәм, кайгырту һәм аңлау тора. Югыйсә гаилә учагы барысын да юкка чыгара торган янгынга әвереләчәк.

Аерылышуларның сәбәбе дип холыкларның туры килмәвен беренче урынга куялар. Димәк, ир белән хатын бер-берсе белән килешә алмаган, димәк, алар аралаша белми. Моңа өйрәнеп буламы?

Хәзер кешеләр еш кына виртуаль рәвештә, социаль челтәрләрдә аралаша, анда теләсә кайсы вакытта телефонны сүндереп, сөйләшүдән чыгып китеп була. Ләкин ир белән хатынның тормышы чынбарлыкта бара. Тормышта Интернеттагы кебек чыгып китеп булмый. Конфликттан чыгу юлын таба, кичерә, компромисска бара белергә кирәк.

Фестивальдә психологлар коммуникация темасына аерым игътибар бирде. Мәсәлән, мондый сорау яңгырады: «Кибеттән балаларга нинди уенчыклар сатып аласыз?». Беренче урында – үсеш өчен уенчыклар. Ә менә мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм мәктәп укучылары өчен аралашу уеннары читтә кала. Балачактан ук уеннар аша үз позицияңне дәлилли белергә, «әйе» яки «юк» дип әйтә белергә кирәк.

Ни өчен ирләр өйләнергә теләми?

2021 елгы Бөтенроссия халык санын алу мәгълүматлары буенча, беренче тапкыр ялгыз кешеләр саны гаиләләр саныннан артып киткән. Хәзерге вакытта фатир, өйләрнең 41,8 проценты – ялгыз кешеләрнеке. Бу – 27,6 миллион кеше дигән сүз. 2002 елда бу – 22 процент иде. 2002 елгы җанисәп белән чагыштырганда, 20-34 яшьлек буйдак ирләрнең 49,9 проценттан 54,4 процентка кадәр үскән; хатын-кызлар арасында 40,6 проценттан 42,9 процентка кадәрарткан. Россиядә 20-34 яшьлек 100 ялгыз кызга шул ук яшьтәге 128 ялгыз егет туры килә.

Без «эмоциональ модерн» вазгыяте чорында яшибез. Курку сәбәпле, мөнәсәбәтләр булдыру авыр. Монда төп сәбәпләрнең берсе – ата-аналар тарафыннан малайларны кирәгеннән артык тәрбияләү (гиперопека). Бүген 30 яшьтән узган күпчелек ир-ат ата-ана гаиләсенә өметләнә һәм алардан ярдәм көтә, шул исәптән матди ярдәмгә дә. Үзләре генә мөһим карарлар кабул итүдән баш тарта. Алар әти-әни өеннән чыгып китәргә ашыкмый, чөнки кем әнидән тәмлерәк итеп бәлеш пешерер? Ә шул ук егетләр үзләре үк хатын-кызларны меркантиль булуда, өй эшләрен эшли белмәүдә гаеплиләр һәм тәнкыйтьлиләр.

Әйе, урбанизация гаиләгә тәэсир итә. Кайбер яшь хатын-кызлар, киресенчә, мөстәкыйль булырга тели, шул исәптән финанс яктан да. Хәзер бик күп ирләр декрет ялында утыра, ә хатыннар акча эшли.

Психологлар фестивальдә билгеләп үткәнчә, танышу темасы актуаль булып кала. Китапханәгә, кинотеатрга танышу өчен инде йөрмиләр. Сөйгән ярны дуслар, туганнар арасында, эштә, социаль челтәрләрдә эзлиләр. Кайберләр яучыга һәм танышу хезмәтенә мөрәҗәгать итә.

Әлеге фестивальдә бала өчен әтинең роле турында нәрсә сөйләделәр?

Шундый гыйбарә бар: ана – биологик ихтыяҗ, әти – социаль очраклылык. Кайбер гаиләдә әти бар, ләкин ул һәрвакыт эштә була. Яки ир белән хатын аерылышкан очрак – «якшәмбе генә килә торган әти». Ләкин әти балага куркынычсызлык, ышанычлылык хисе бирә. Психологиянең әйдәп баручы белгечләре әтиләр өчен форумнар һәм семинарлар кирәклегенә ышана.

Шулай итеп, бәхетле гаилә – ул…

… көч бирә торган урын, тотрыклылык утравы, анда тышкы дөньяда нәрсә булуына карамастан, гаилә әгъзалары ярдәм һәм мәхәббәт ала. Гаилә – психологик яктан уңайлы булган урын, күңел җылысы бирә торган сыену урыны. Син үзең кемгәдер кирәк булуың, якын кешең белән сөйләшә алуың, шатлыкны һәм кайгыңны уртаклашырга кешең булуы – бәхет бит ул.

Өч гадәти булмаган танышу тарихы һәм ныклы никах

Нелли һәм Виктор Матросовлар, 18 ел бергә торалар.

Дус кызы белән өйгә кайтып барганда, Неллига таныш булмаган исерек кеше бәйләнә. Якында гына бер егетне күргәч, Нелли аңардан ярдәм сорый. Ул аны өенә кадәр озатып куя, шул ук вакытта исеме белән дә эндәшә. Кыз егетнең үз исемен белүенә шакката, аны үзенең сакчы фәрештәсе дип уйлый. Виктор әйтүенчә, Нелли аның янына йөгергән чакта, дус кызы аңа исеме белән дәшкән. Исемен шуннан ишеткән.

Беренче күрүдән башланган мәхәббәт туй белән тәмамлана. Хәзер алар 2 бала үстерәләр. Нелли ир сайлаганда ялгышмаганына ышана. Ә Виктор аны үзенең фәрештәсе дип атый: ул балаларының әнисен нәкъ шушындый игелекле һәм сизгер йөрәкле булуын теләгән.

Елена һәм Дмитрий Ермиловлар, өйләнешкәннәренә 11 ел.

Яшьләргә танышырга булачак каенанасы ярдәм итә. Хатын-кыз улына җибәрәсе 2 мең сум акчаны, ялгышып, башка номерга җибәрә. Яшьләрнең номерларындагы аерма бары тик соңгы санда гына була. Хатын Еленага шалтырата, ләкин ул акчаны кире кайтару үтенеченә сак карый, чөнки ул вакытта мошенниклар активлашкан була. Нәтиҗәдә, Дмитрий үзе шалтырата, һәм Елена санда ялгышлык булуын аңлый. Шулай сөйләшеп китәләр, аралаша башлыйлар, кыз акчаны кире кайтара. Беренче тапкыр 3 айдан соң кыз Казанга туганнары янына кунакка барганда очрашалар. Гыйнварда Дмитрий Чаллыга кайта, ә 2013 елның 14 февралендә алар язылышалар һәм ел саен бу көнне икесе генә билгеләп үтәләр. Аларны, һөнәрләре төрле булса да, тормышка уртак карашлары берләштерә: берсе – икътисадчы, берсе – төзелеш өлкәсендә. Хәзер ир белән хатынның 2 баласы бар.

Раилә һәм Данил Королевлар, алар әле генә өйләнешкән.

Яшьләр беренче тапкыр бер компаниядә очраша, ләкин ул вакытта аралаша алмыйлар. Берникадәр вакыттан соң Раилә социаль челтәрләрдә Данилның фотосын күреп: «Әниегезгә килен кирәкмиме?» – дип сорый. Данил кызның юмор хисен бәяли һәм шунда ук аңа җавап бирә. Шулай итеп аралаша башлыйлар, очрашып йөриләр. Аларның сөйләшергә уртак темалары да күп – Раилә логист булып эшли, егет тә йөк ташу белән шөгыльләнә. Яшьләр 4 ел очрашып йөри, күп тапкырлар сәяхәткә чыгалар. Дагыстанга беренче тапкыр килгәч, Сулак каньонындагы таулар фонында Даниил романтик тәкъдим ясаган: тезләнеп, балдак кигерткән.

«Челнинские известия», Ләлә Гайфетдинова







В РМАТ ПРОШЕЛ I БИЗНЕС-ФОРУМ ВЫПУСКНИКОВ РМАТ 1999-2023 ГОДА ВЫПУСКА, ПОСВЯЩЕННЫЙ 55-ЛЕТНЕМУ ЮБИЛЕЮ АКАДЕМИИ

Количество пользователей-инвесторов на платформе «Атомайз» превысило 72000

Театр «Модерн» представит спектакль к 130-летию Олдоса Хаксли

Творческие способы использования мозаики из стекла в садовом дизайне


Генеральным директором «585*ЗОЛОТОЙ» стал Дмитрий Лазарев

В Астрахани прошли мероприятия, посвящённые Дню Победы

Бизнес-эксперт Екатерина Паршина дала 3 совета, как не стать самодуром в компании

Команда ювелирной сети «585*ЗОЛОТОЙ» приняла участие в благотворительном забеге от фонда «Антон тут рядом»


UFC plans to be ‘flexible’ in next broadcast rights deal, including potential end to traditional PPV

LIV Golf’s Sergio Garcia misses out on U.S. Open spot, but still has chance to play

Precision in Motion: Exploring Baltic Bearing Company-Riga

Boeing passenger ‘DIES in horror turbulence’ on flight from London sparking emergency landing in latest airline tragedy


В РМАТ ПРОШЕЛ I БИЗНЕС-ФОРУМ ВЫПУСКНИКОВ РМАТ 1999-2023 ГОДА ВЫПУСКА, ПОСВЯЩЕННЫЙ 55-ЛЕТНЕМУ ЮБИЛЕЮ АКАДЕМИИ

«Эдит Про» доработает биллинговую систему АО «ЭнергосбыТ Плюс»

Сотрудник Дубненского отдела вневедомственной охраны Главного управления Росгвардии по Московской области встретился с учащимися МОУ СОШ №1

Астана остается без российских денег. Россия закручивает Казахстану сразу несколько гаек.


Helldivers 2 studio wants to slow down the pace of updates: 'We feel a slightly lower cadence overall will benefit both us, you, and the game'

В App Store и Google Play появилась игра The Seven Deadly Sins: IDLE от Netmarble

'Y'all killed it': Survive the Undead, a community-made PvE zombie mode, is bringing players back to Halo Infinite

Microsoft reckons its new Prism x86 emulation for Arm PCs is as good as Apple's Rosetta


Estischool - Школа за британською програмою

Виставку «Світ Велетнів» в парку Боздош (м.Ужгород) продовжено до 30.06.2024 року


С чего начинается любое заболевание?

Творческие способы использования мозаики из стекла в садовом дизайне

Количество пользователей-инвесторов на платформе «Атомайз» превысило 72000

Театр «Модерн» представит спектакль к 130-летию Олдоса Хаксли


Воскресшего Иисуса могут дополнительно установить в церквях, вместо черепа.

НАЛОГИ С ЗАРПЛАТ И НДС МОГУТ ОТМЕНИТЬ?! Государственная Дума и Правительство РФ оптимизируют налоги.

Жителям Подмосковья рассказали о лесопожарной обстановке в регионе на 24–26 мая

Мастер-класс для школьников «Город и медиатворчество подростков. Открываем мир знаний вместе» пройдет 28 мая


Участников «Московского долголетия» пригласили на занятия в конном клубе

Убийцы мотоциклиста Ковалёва веселятся в суде

Поздравительные, правительственные, судебные: какие телеграммы Почта России чаще всего доставляет томичам

Сергей Собянин рассказал о финансовой поддержке малого и среднего бизнеса


В пригороде Парижа открыли корты имени Даниила Медведева

Камилла Рахимова вышла в полуфинал турнира WTA-250 в Рабате

Сумасшедший матч «Реала», Медведев опустился в рейтинге ATP. Главное к утру

Рахимова на отказе соперницы вышла в четвертьфинал турнира в Рабате


Мастер-класс для школьников «Город и медиатворчество подростков. Открываем мир знаний вместе» пройдет 28 мая

Моссаковский: Сафонов провёл встречу с руководством ПСЖ в Москве

Фестиваль «Город танцует в парках» пройдет в Дубне 9 июня

Открой свой бизнес прямо во время Фестиваля #БИЗНЕСМОЛОДЫХ на ВДНХ


Музыкальные новости

Среди петербургских музыкантов СМИ чаще всего упоминают Розенбаума и Шклярского

Дженнифер Лопес без Бена на премьере фильма в платье с глубоким вырезом

«Бах vs Рахманинов» из цикла Битва Клавиров под величественными сводами Петрикирхе

Продвижение Музыки. Раскрутка Музыки. Продвижение Песни. Раскрутка Песни.


Количество пользователей-инвесторов на платформе «Атомайз» превысило 72000

С чего начинается любое заболевание?

Театр «Модерн» представит спектакль к 130-летию Олдоса Хаксли

НАЛОГИ С ЗАРПЛАТ И НДС МОГУТ ОТМЕНИТЬ?! Государственная Дума и Правительство РФ оптимизируют налоги.


Кадыров встретился с Путиным в Москве и пригласил его в Чечню

В РМАТ ПРОШЕЛ I БИЗНЕС-ФОРУМ ВЫПУСКНИКОВ РМАТ 1999-2023 ГОДА ВЫПУСКА, ПОСВЯЩЕННЫЙ 55-ЛЕТНЕМУ ЮБИЛЕЮ АКАДЕМИИ

В Финляндии заявили, что не готовы к проведению ЧМ по лыжным видам спорта

Путин поручил утвердить программы развития 10 регионов


Резидент ОЭЗ «Технополис Москва» выпустил серию автомобилей для кольцевых гонок

Жители ЖК iLove сэкономят более 146 часов в год благодаря подземному паркингу

В ОЭЗ «Технополис Москва» выпустили серию автомобилей для участия в чемпионате кольцевых гонок

В Подмосковье подростка облило кипятком из-за прорвавшегося радиатора в автобусе


Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о спорте и ежедневных здоровых привычках

Путин встретился с патриархом Кириллом

Путин перед поездкой в Минск встретился с патриархом Кириллом

Посольство Бахрейна: король Аль Халифа считает Путина другом


Ученые отследили взаимосвязь COVID-19 и температуры воздуха

Врач Цимбалова заявила, что данные по заболеваемости детей штаммом FLiRT пока отсутствуют



Бизнес-эксперт Екатерина Паршина дала 3 совета, как не стать самодуром в компании

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге назвала главные стимулы россиян для систематических занятий физкультурой и спортом

С чего начинается любое заболевание?

Врач-стоматолог Татьяна Сумцова: головные боли могут появляться из-за проблем с челюстью



В ОЭЗ «Технополис Москва» выпустили серию автомобилей для участия в чемпионате кольцевых гонок

«Евро-Футбол.Ру»: «Спартак» никогда не интересовался Сафоновым

Финал командного чемпионата ФНТР по настольному теннису пройдет в Москве

Резидент ОЭЗ «Технополис Москва» выпустил серию автомобилей для кольцевых гонок


Лукашенко подчеркнул роль патриарха Кирилла в укреплении связей Москвы и Минска

БелТА: Путин обсудит с Лукашенко связи Москвы и Минска, а также внешнюю политику

Посол Белоруссии: Лукашенко и Путин обсудят учения с тактическим ядерным оружием

Путин прилетел в Минск для переговоров с Лукашенко


Собянин: В ТиНАО в программу реновации включили 268 домов

Собянин объявил о начале испытаний беспилотного трамвая в городских условиях и запуске виртуальной карты «Тройка»

Сергей Собянин. Главное за день

Мэр Собянин: в Москве стартовали испытания первого в РФ беспилотного трамвая


Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о перспективах развития туризма в Ингушетии

Никабы

Анализ российского рынка одноразовой биоразлагаемой посуды: итоги 2023 г., прогноз до 2027 г.

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге: «Ингушетия может стать настоящим открытием даже для опытных туристов»


Около пяти тысяч московских школьников стали победителями научных конференций

Поздравительные, правительственные, судебные: какие телеграммы Почта России чаще всего доставляет томичам

Япония расширила санкции против России, обвинив Москву в закупках вооружений в КНДР

Фестиваль «Город танцует в парках» пройдет в Дубне 9 июня


«Северная красота» пусков Плесецка

АО «Транснефть - Север» провело плановое учение на НПС в Архангельской области

Антон Шагин поддержал Всероссийский интеллектуальный забег «Бегущая книга»

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о решении жилищного вопроса архангелогородцев


Массовая драка произошла на одной из улиц Симферополя

Книжная тематическая полка « Русский писатель марийской земли»

Выставка-обозрение "Из истории русского искусства"

Музыкально-литературная гостиная «Щедрый талант Елены Гнесиной»


Участников «Московского долголетия» пригласили на занятия в конном клубе

Роснефть попросила правительство РФ отказаться от ряда условий модернизации НПЗ и продлить сроки получения инвестнадбавки

Открой свой бизнес прямо во время Фестиваля #БИЗНЕСМОЛОДЫХ на ВДНХ

Фестиваль «Город танцует в парках» пройдет в Дубне 9 июня














СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *