Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Все новости
Март
2024

«Минем яшисем килә...»: Ракны җиңгән һәм пациентына да җиңәргә ярдәм иткән табиб тарихы

0
«Минем яшисем килә...»: Ракны җиңгән һәм пациентына да җиңәргә ярдәм иткән табиб тарихы

Үзенә 37, кече кызына нибары 5 яшь булганда «рак» диагнозы куелган, авыруга каршы көрәшкән һәм аны җиңгән Чаллы хастаханәсе гинекологы тарихы - «Татар-информ» материалында.

«Минем яшисем килә...»

Елена Ляшованың сәламәтлек белән беренче проблемалары 2018 елның язында башлана, ул вакытта аңа 37 яшь була. Аның 2 кызы үсеп килә: олысына 8 яшь, ә кечесенә 5 яшь була. Тормыш дәвам итә, ул Чаллы шәһәренең 5нче хастаханәсендә хатын-кызлар консультациясендә акушер-гинеколог булып эшли. Ләкин бервакыт Елена сәламәтлегендә проблемалар күрә башлый.

Елена проктологка языла, тикшерү үтә, аңа колоноскопия узарга кушалар. Тикшерү узганнан соң клиникага килгәч, ул куркыныч диагноз ишетә: эчәклек яман шеше.

«Без колоноскопия ясаган хастаханәдән чыктык. Машина янына килеп бастык, һәм мин: «Минем яшисем килә, үләсем килми», – дидем. Бөтен дәвалану дәвамында мин шул сүзләрне кабатладым», - дип сөйли Елена.

Гистология шешнең яман булуын раслый, бу – туры эчәк аденокарциномасы була.

«Бик авыр булды. Минемчә, «онкология» диагнозы куелган һәр кеше алга таба ничек яшәргә, дип, иртәгә нәрсә булачак, дип уйлый. Мин үзем доктор булсам да, һәр кеше кебек, бик күп нәрсәдән курыктым», – дип сөйли Елена Ляшова.

«Балаларга карыйсың да уйлыйсың: әгәр мин булмасам, алар кем белән калачак? Әлеге уйлар, бар көчне җыеп, алга таба барырга ярдәм итә».

Фото: © Елена Ляшованың шәхси архивыннан

«Балаларга карыйсың да уйлыйсың: әгәр мин булмасам, алар кем белән калачак?»

Елена авыруга каршы көрәш башлый – озак дәвалана. Чаллыдан ул Казанга Республика клиник онкология диспансерына килә, башта нур терапиясен уза. Аннан соң операция ясала – шешне алып аталар.

Бу вакытта Елена янында абыйсы була, ул операция алдыннан сеңлесенә ярдәм итәр өчен Казанга килә, кызлары да килә. Шул вакытта Елена кызларына карап, бирешергә хакы юклыгын аңлый.

«Балаларга карыйсың да уйлыйсың: әгәр мин булмасам, алар кем белән калачак? Әлеге уйлар бар көчне җыеп, алга таба барырга ярдәм итә», – дип сөйли Елена.

Елена өчен озак көрәш – дәвалану башлана.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Мин бүлектә иң яшь пациент идем»

Елена наркоздан уянып, тәнен капшап каравын хәтерли. Операция эзе бик кечкенә иде, теккән урыннар да күренми диярлек. Елена шул вакытта бик сөенүен искә ала.

«Мин абдоминаль онкология бүлегендә иң яшь пациент идем. Барысы да: «Ничек инде, 37 яшьтә онкологияме?» – дип гаҗәпләнеп сорый иде. Йөрергә рөхсәт ителгәч, мин бүлек буйлап йөри идем һәм пациентларның күбесенең инде олырак яшьтә булуын күрдем – бу 55-60 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр», – дип искә ала Елена.

Операциядән соң аның кулына бирелгән язуда «икенче стадиядәге яман шеш» диагнозы язылган була. Иң әһәмиятле сүзләре: «метастазалар юк».

Алга таба Еленаны химиотерапия көтә, аңа 6 курс билгелиләр. Ул авыруның кабатлану куркынычын киметү өчен ясала.

«Мин һәрвакыт химиотерапиядән, чәчсез калудан курка идем. Бәхеткә, чәчләрем калды. Ләкин химиопрепаратлар кулларымдагы нервларга тәэсир итте. Күз алдына китерегез, сез суыткычтан әйбер аласыз, шул вакыт кулларыгыз ойый», – дип сөйли Елена.

Табиб салкын кышларда шарфка төренеп, салкын һава суламаска тырышып, хастаханә бинасыннан такси машинасына йөгерүен искә төшерә. Чөнки препаратлар аркасында салкында аның бөтен тәне ойый. Елена бу сынауны да уңышлы уза.

«Син үз авыруыңны кабул итәргә һәм алга барырга тиеш. Син авыруны кабул итәсең һәм аны дәвалый башлыйсың: тикшерүләр узасың, табиб белән аралашасың. Яки син бу авыруны кабул итмисең, кире кагасың һәм соңгы этапка җиткәч, дөрес эшләмәвеңне аңлыйсың», – дип сөйли ул.

Фото: ©

«Кызларымның үсүен күрәсем килә»

Елена рак авыруын җиңгәннән соң инде 5 елдан артык вакыт узган, ул табиб булып эшләвен дәвам итә һәм үз сәламәтлеген даими тикшертеп тора.

«Хәзер минем тормышымның девизы – кызларымның ничек үсүен, аларның кияүгә чыгуларын күрү. Мин боларның барысын да күрергә телим. Алга таба ничек телим, шулай яшәячәкмен, тормышның барлык өлкәләрендә дә үсәсем килә, яңа әйберләр өйрәнәсем килә», – дип сөйләде Елена Ляшова.

Еленаның тарихы бәхетле тәмамлана, әмма бу тарихның әле дәвамы бар. Бервакыт аның янына Оксана Прийма исемле ханым языла, табиблар аңарда да яман шеш булудан шикләнәләр.

Оксана Прийманың тарихы хыялындагы ир-атны очратканнан соң башлана. Гашыйклар бала алып кайтырга тели.

Фото: © Оксана Прийманың шәхси архивыннан

Балага узуны планлаштырырга килдем, «яман шеш» шиге белән киттем

Аның тарихы хыялындагы ир-атны очратканнан соң башлана. Гашыйклар бала алып кайтырга тели.

«Без әзерләнә башладык, «Гаилә планлаштыру үзәге»нә мөрәҗәгать иттек. Яшем шактый булгач, миңа бу кирәктер, дип уйладым. Миңа хәзер 45 яшь. Минем һәрвакытта да хатын-кыз сәламәтлеге буенча проблемаларым булды, мин һәрвакыт гинекологта тикшерелеп тордым», – дип сөйли «Татар-информ»га Чаллыда яшәүче Оксана Прийма.

2023 елның маенда, Оксана УЗИ үткәндә, табиб аның сул күкәйлекләрендә шеш күреп ала. Аны ашыгыч рәвештә онкологка җибәрәләр.

Нәкъ шул вакытта Оксана онкологка юллама алу өчен 5нче шәһәр хастаханәсенең хатын-кызлар консультациясенә килә. Моңа кадәр ул күбрәк шәхси үзәкләргә мөрәҗәгать итә торган була. Ә аның участок гинекологы Елена Ляшова булып чыга.

Елена Оксананы беренче тапкыр күргәндә, аның бик нык курыккан булуын, елавын искә төшерә. Елена белән сөйләшкәннән соң, Оксана бераз тынычлана. Онкологка барганнан соң, үзенең янына килүен сорый.

Оксана башта поликлиникадагы онкология кабинетына бара, аннан аны Чаллы онкоүзәгенә җибәрәләр.

«Мин кешеләрнең бик озак вакыт анализлар көтүен ишеткән идем. Миңа барлык анализларны да шунда ук яздылар һәм процедураларга юллама бирделәр. 3 атна эчендә мин колоноскопия, ФГДС, аяк һәм йөрәк УЗИларын уздым, барлык анализларны тапшырдым, кардиограмманы караттым», – дип сөйли ул.

Оксананың онкомаркерлар һәм хатын-кыз органнары УЗИ күрсәткечләреннән тыш, барлык анализлары да нормада була. Елена белән Оксана хатын-кызлар консультациясендә кабат очрашкач, Елена үзенең авыруга каршы көрәш һәм аны җиңү тарихын сөйли. Алар хәбәрләшеп торырга сүз куеша.

Республика онкология диспансеры табиблары аңа органнарны саклап калу өчен мөмкин булганның барысын да эшләячәкләрен, әмма яшәү һәм үлем мәсьәләсе туса, аларны алачаклары турында кисәтәләр.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Мин аналык органнарымны алмауларын үтендем, әмма яшәү һәм үлем мәсьәләсе туды»

Онкология диспансеры филиалы табиблары Оксанага операциягә әзерләнергә кирәклеген әйтәләр, аналык органнарын алып атарга кирәк булу ихтималы турында кисәтәләр. Хатын табибларга бала табарга теләвен әйтә, шешнең куркыныч булмаячагына өмет белдерә. Оксанага Казанга Республика онкология диспансерына юллама бирәләр.

Республика онкология диспансеры табиблары аңа органнарны саклап калу өчен мөмкин булганның барысын да эшләячәкләрен, әмма яшәү һәм үлем мәсьәләсе туса, аналык белән күкәйлекләрне алачаклары турында кисәтәләр. «Без сезне коткарыр өчен барысын да эшләячәкбез», – ди табиблар.

Сүз уңаеннан, Оксананың 20 яшьлек кызы бар, һәм ул, һәм Оксананың ире, аның дуслары һәм хезмәттәшләре дәвалану вакыты дәвамында аңа бик ярдәм итеп торалар.

«Мин башта әнигә әйтергә теләмәдем, ул Германиядә яши, әнием инде олы яшьтә. Аны борчыйсым килмәде. Аннары уйладым-уйладым да, нәрсә генә булмаска мөмкин бит, дидем. Әйтмәсәм, дөрес булмас, дидем. Аңа барысын да сөйләдем, ул миңа бик нык ярдәм итеп торды. Монда кайтырга да теләде, ләкин мин кайтмавын сорадым, чөнки миңа авыррак булыр иде. Мин аңа: «Син минем өчен дога кылсаң яхшырак булыр, чөнки әниләр догасы – иң көчлесе», - дидем», – дип сөйли Оксана.

Наркоз гәүдәнең аскы өлешенә генә ясала, шуңа күрә Оксана операция өстәле янында булган сөйләшүләрне ишетеп тора.

Фото: © «Татар-информ»

«Палатадагы иң катлаулы операция»

Оксана Казанга операция ясаласы көнне генә килә. Наркоз гәүдәнең аскы өлешенә генә ясала, шуңа күрә Оксана операция өстәле янында булган сөйләшүләрне ишетеп тора. Ул хирургның башта бер органны, аннары икенчесен алуларын әйтүен хәтерли.

Оксана тагын 5 көн хастаханәдә кала һәм тизрәк чыгаруларын үтенә.

«Соңрак табиб миңа операциянең бик катлаулы булуын әйтте. Әмма көн узган саен табибның гаҗәпләнүе арта барды. Чөнки мин бик тиз тернәкләндем. Мин үз-үземне кулга алдым. Мин – көчле кеше. Шулай язган икән, алга таба хәрәкәт итәргә кирәк», – дип сөйләде Оксана Прийма.

Консилиумнан соң табиблар, 6 курс химия җитәрлек булачак, дип әйтә. 6 июльдә ул дәвалана башлый. Чәчләре беренче процедурадан соң ук коелып бетә.

Фото: © Оксана Прийманың шәхси архивыннан

«Аллаһ сине саклый! Син монда кирәк»

Озак та узмый, гистология нәтиҗәсе килә. Шикләр раслана: бу яман шеш була. Оксанага дәвалауны ничек алып барырга икәнен хәл итү өчен, бөтен консилиум туплана. Аңа 8 курс химия терапиясе кирәк булачак, дип әйтәләр.

«Бу – минем авыруымның бик җитди булуын аңлата иде. Моның кадәр күләмдә химия бик күп дип санала», – дип искә ала Оксана.

Елена Ляшова операциядән соң Оксананың кабат хатын-кызлар консультациясенә килүен искә төшерә.

«Мондый пациентларның барысының да күзләрендә курку – алар курка. Һәрвакыт нәрсә булачак дип уйлау. Мин дә бу куркуны кичердем, мин моның нәрсә икәнен беләм. Мин бу авыртуны беләм. Иң беренче чиратта Оксананы тынычландырырга, аны барысы да яхшы булачагына, алга таба да яшәячәгенә, онкологиянең үлем карары түгеллегенә ышандырырга кирәк иде, – дип сөйли Елена.

Оксанага, Еленаныкы кебек үк, яман шешнең 2нче стадиясен куялар. Консилиумнан соң табиблар, 6 курс химия җитәрлек булачак, дип әйтә. 6 июльдә ул дәвалана башлый. Чәчләре беренче процедурадан соң ук коелып бетә.

Өченче «химия»дән соң аңа контраст белән КТ үткәрәләр. Ул кабинеттан иң бәхетле кеше булып чыкканын искә төшерә, чөнки аңа «метастазалар юк, ә органнар дөрес эшли» дип язылган белешмә бирәләр.

Елена Оксана белән һәрвакыт элемтәдә тора, аңа ярдәм итә.

«Янәшәдә булган кешеләр: «Оксанка, сине Аллаһ саклый. Син монда кирәк», – дип әйтеп тордылар», – дип искә ала ул.

Оксанага авыруны җиңәргә якыннары, табиблар һәм Аллаһка ышаныч ярдәм итә.

Фото: © Оксана Прийманың шәхси архивыннан

«Хыялланганда сак булырга кирәк»

Шуннан соң тагын 3 курс химиотерапия була, бик авыр булса да, Оксана бу сынауны да җиңеп чыга.

Оксана хыялларга бирелгәндә дә сак булырга кирәклеген әйтә. Эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлаганда, ул бик амбицияле була, онкология белән авыручыларга ярдәм итәргә тели, әмма бу эшкә кулы һаман да җитми. Ә яшүсмер чагында, протест йөзеннән, чәчләрен кырырга теләгән була. Балага узгач, корсак тиресе тартылып, сызыклар барлыкка килә, бу да аңа бик ошамый. Менә вакыт үтә, хәзер аның чәчләре юк, эчендә тегү эзе бар, һәм хәзер ул рак авырулары булган кешеләргә булыша.

Ир белән хатын бергәләп бала үстерү өметен югалтмаганнар, алар хәзер альтернатив юллар эзли. Янәшәдәге яраткан кешеләре, табиблар һәм Аллаһка ышану миңа терелергә ярдәм итте, ди ул.

«Мине догалар коткарды. Яшь булганда, без бу турыда уйламыйбыз, моңа ышанмыйбыз, ә чынлыкта, Аллаһ бар, һәм ул ярдәм итә. Барысы да аның кулында», – дип уртаклаша Оксана.

Хәзер ул авыруны җиңүен әйтә ала.

Фото: © Оксана Прийманың шәхси архивыннан

Хәзер ул авыруны җиңүен әйтә ала. Ул әле дә үзенең гинекологы белән элемтәдә тора.

«Хәзер яман шеш авырулары – үлем карары түгел. Минем очракта авыру иртә ачыкланды. Әгәр дә пациентлар иртә стадиядә үк табибларга мөрәҗәгать итсә, исән калу мөмкинлеге бик зур. Шуңа күрә диспансеризация узарга кирәк, елына 1 тапкыр хатын-кыз органнарына, сөт бизләренә УЗИ ясатырга кирәк. Маммография тиеш икән, аны да узарга кирәк», – ди акушер-гинеколог табиб Елена Ляшова.

«Татар-информ», Эвелина Киселева







23 МАЯ РОССИЙСКАЯ МЕЖДУНАРОДНАЯ АКАДЕМИЯ ТУРИЗМА ОТМЕТИЛА СВОЙ 55-Й ДЕНЬ РОЖДЕНИЯ. ФОТОРЕПОРТАЖ

Компания ICDMC приняла участие в торжественном открытии выставки “Тульское качество”

Исполнитель хита “На Заре 2020” Сергей АРУТЮНОВ оживил ещё один хит из 20-го века и выпустил песню “Лететь” вместе с её создателями - группой Амега.

Компании Группы "Интеррос" взяли ряд наград премии FINAWARD


Аделина Панина: какие элементы фэншуй должны быть на кухне, чтобы есть и худеть

Электрические щетки для детей Revyline RL 035 Kids Pink доступны в представительстве марки в Хабаровске

23 МАЯ РОССИЙСКАЯ МЕЖДУНАРОДНАЯ АКАДЕМИЯ ТУРИЗМА ОТМЕТИЛА СВОЙ 55-Й ДЕНЬ РОЖДЕНИЯ. ФОТОРЕПОРТАЖ

Количество пользователей-инвесторов на платформе «Атомайз» превысило 72000


Shocking moment idiot films himself invading pitch and taunting Spurs in major security breach before Newcastle friendly

Johnny Nelson Reveals His Wide Fury-Usyk Scorecard: “Don’t Be Fooled”

Move over Harry Kane and Jude Bellingham the real England champ is a 15 yr old SUBBUTEO star

Tesla under investigation over Fremont factory toxic emissions, and faces lawsuit over alleged health harms


По-хорошему у Путина с США не вышло. Один указ, который перевернул все санкции

CorpSoft24 синхронизирует учетные записи в облаке

Работники транспортных прокуратур совместно с воспитанниками «Семейного центра Можайский» посетили парк «Патриот».

Компании Группы "Интеррос" взяли ряд наград премии FINAWARD


Today's Wordle answer for Sunday, May 26

Bungie wins a little walkin' around money in first of its kind jury trial against Destiny 2 cheat maker, but the victory will likely make it even easier for game companies to keep taking cheaters to court

Зомби-экшен Zombiehood позволяет погрузиться в эпоху 90-х

Представлен кооперативный геймплей Warhammer 40,000: Space Marine 2


Виставку «Світ Велетнів» в парку Боздош (м.Ужгород) продовжено до 30.06.2024 року

ОіБ - охорона і безпека: замовляй охорону в Харькові


Компания ICDMC приняла участие в торжественном открытии выставки “Тульское качество”

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге об инвестировании в отечественные цифровые технологии

Компании Группы "Интеррос" взяли ряд наград премии FINAWARD

Аделина Панина: какие элементы фэншуй должны быть на кухне, чтобы есть и худеть


Объявлена цена первой модели новой российской марки Xcite

Исполнитель хита “На Заре 2020” Сергей АРУТЮНОВ оживил ещё один хит из 20-го века и выпустил песню “Лететь” вместе с её создателями - группой Амега.

«ИМЕНЕМ ЗАКОНА»: «СВЯТОЙ ЛЕНИН» ОТМЕНЯЕТ НАЛОГИ С ЗАРПЛАТ НАРОДА!

«Адвокат Валиевой: ей подсыпали допинг и сделал дедушка». Серьёзное расследование.


Подмосковный проект болельщиков с инвалидностью победил на футбольном конкурсе

Победителей патриотического конкурса среди студентов наградили в Подмосковье

Мужчину до смерти забили в частном доме в Новой Москве

Союзное государство – сила двух суверенных стран


Теннисист Рублев объяснил, почему проиграл сет в первом круге "Ролан Гаррос"

Янник Синнер: «Нужно наслаждаться давлением, потому что мы не врачи, которые оперируют людей»

"Ролан Гаррос" стартовал в Париже

Теннисистка Мария Шарапова снялась в красном облегающем платье


Победителей патриотического конкурса среди студентов наградили в Подмосковье

Нижегородский депутат приобрёл франшизу «МК в Нижнем»

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о летней оздоровительной кампании детей

Более 450 семей получили ключи от квартир в ЖК «Пятиречье» в Дмитрове


Музыкальные новости

Юрий Лоза дал рекомендации фигуристке Камиле Валиево

Новосибирский блогер Дава и Ольга Бузова снова могут быть вместе

The Hatters, Вячеслав Бутусов, Zoloto, Polnaluibvi, Нейромонах Феофан, Юлия Пересильд — «Дикая Мята» объявила основной лайн-ап за три недели до…

Члены «Русской общины» требуют отменить концерт Элджея в Новосибирске


Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о переходе российских предприятий на отечественное ПО

Аделина Панина: какие элементы фэншуй должны быть на кухне, чтобы есть и худеть

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге об инвестировании в отечественные цифровые технологии

Компания ICDMC приняла участие в торжественном открытии выставки “Тульское качество”


Посол Антонов: Байден оскорбляет весь народ России в нападках на Путина

Во Внуково пограничники забрали у женщины загранпаспорт из-за буквы "Ё"

ЦСКА обыграл "Урал" в заключительном матче РПЛ

Кукольный коллектив из Бурятии "Ульгэр": Россия, Культура, Театр, Дети, Новости - выступление в дацане на конкурсе по бурятскому языку


Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге об экспорте бензина

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о передовых разработках отечественного автопрома

Генерал-полковник Владислав Ершов вручил ключи от автомобилей семьям погибших росгвардейцев

«Автодор» ввел абонементы на проезд по участкам трассы М-12 «Восток»


Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о показателях нефтедобычи

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о показателях нефтедобычи

Москва готова развивать сотрудничество с Ташкентом и Астаной по поставкам газа – Песков

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о развитии ТЭК для достижения национальных целей




Американская ассоциация клинической онкологии опубликовала исследование российских специалистов о меланоме

Компания ICDMC приняла участие в торжественном открытии выставки “Тульское качество”

Компания ICDMC приняла участие в торжественном открытии выставки “Тульское качество”

Пластический хирург, косметолог и дерматолог Мадина Байрамукова: как правильно спать, чтобы не было морщин


В Киеве заявили о причастности Зеленского к покушению на Фицо

Охранник Зеленского предлагал Киеву сдаться в первые дни СВО


Аделина Панина: какие элементы фэншуй должны быть на кухне, чтобы есть и худеть

Only Bet – бесплатные прогнозы на спорт

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о популяризации спорта

ЦСКА шагнул к трофею // Команда обыграла УНИКС в первом матче финала Единой лиги ВТБ


Союзное государство – сила двух суверенных стран


Собянин: Московский предпринимательский форум объединил более 3 тыс. человек

Собянин: Под заселение по реновации с начала года передали 20 жилых комплексов

Собянин: Производство одежды в Москве за последние пять лет выросло в 62 раза

Мэр Москвы поздравил бизнесменов с Днем российского предпринимательства


На большей части Подмосковья ожидается IV класс пожарной опасности 27 мая

Гены устойчивости к антибиотикам сохраняются в сточных водах даже после очистки

Компании Группы "Интеррос" взяли ряд наград премии FINAWARD

Директор Московского зоопарка Светлана Акулова провела экологический марафон


Победителей патриотического конкурса среди студентов наградили в Подмосковье

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о летней оздоровительной кампании детей

Мусоргский и Рихард Штраус для сопрано и рояля

Нижегородский депутат приобрёл франшизу «МК в Нижнем»


В Архангельске в результате пожара в жилом доме погиб один человек

Губернатор отчитался о работе Правительства Архангельской области в прошлом году

Медики Поморья повышают компетенции в области диагностики и лечения острых сосудистых состояний

«Ростелекома» установил 1222 камеры для наблюдения за ходом государственной итоговой аттестации в Оренбургской области


Системы ПВО Крыма ночью отражали комбинированную атаку ВСУ

День открытых дверей "Библиотека - дом, где согревают сердца"

Библиотечная лужайка «Хорошие книги читай – о жизни побольше узнай», к Общероссийскому дню библиотек.

Врач сообщила о неочевидных угрозах полотенца для здоровья


Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о летней оздоровительной кампании детей

Нижегородский депутат приобрёл франшизу «МК в Нижнем»

Более 450 семей получили ключи от квартир в ЖК «Пятиречье» в Дмитрове

Генетических отклонений у новорожденных в роддоме Ступина не выявили в 2024 г














СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *