Добавить новость
smi24.net
Все новости
Август
2025

Рөстәм Миңнеханов: «Тормышта төп имтихан – дөрес өйләнү, калганын төзәтеп була»

0

«Иң төп имтихан – дөрес итеп өйләнү»

Кеше үз гомерендә күп имтиханнар аша уза, ләкин аларның иң мөһиме – дөрес өйләнү. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов яшь педагоглар һәм галимнәр белән очрашуда шундый фикерен әйтте. Бу турыда «Татар-информ» яза.

«Минем имтиханнарым күп булды: мәктәптә, вузда, яңа вазифаны ышанып тапшырганда. Ләкин иң төп имтихан – дөрес итеп өйләнү. Калган әйберләрне төзәтеп була», – ди, елмаеп, Рөстәм Миңнеханов.

«Остазларым арасында Минтимер Шәрип улы – иң төп кеше»

Очрашуда катнашучылар Рөстәм Миңнехановның төп укытучысы дип кемне атый алуы белән кызыксындылар.

«Минем тормышымда андый кешеләр күп иде. Миңа остазларымнан бик тә уңдым. Әмма арадан берсен сайласаң – ул Минтимер Шәрип улы Шәймиев. Ул – безнең укытучыбыз һәм остазыбыз. Мин аның җитәкчелегендә 1993 елда эшли башладым, ул вакытта Биектау районы администрациясе башлыгы булдым, аннары республиканың финанс министры, соңрак Премьер-министр булдым. Минем остазларым арасында Минтимер Шәрип улы – иң төп кеше», – диде Татарстан Рәисе.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *