Добавить новость
smi24.net
Все новости
Август
2025

Помидордан соус ясау рецепты

0

«Актаныш» сайтында помидордан соус ясау рецепты тәкъдим ителгән.

  • Ингредиентлар: 4-5 помидор, 150 грамм суган, 2-3 теш сарымсак, 50 мл үсемлек мае, 30 грамм петрушка яки башка яшеллек, тәменчә тоз һәм борыч.

Суганны, яшеллекне вак итеп турарга, помидорны кайнап чыккан суга салып алырга, кабыгын чистартырга.

Үсемлек маен (зәйтүн мае булса, яхшырак) табада бераз кыздыргач, суганны салып, алтынсу төскә кергәнче көтегез.

Помидорларны блендерда изегез яисә кыргычтан чыгарыгыз һәм суган янына кушарга. Томалап, 7-10 минут пешерергә.

Тоз, борыч, вак итеп туралган сарымсак өстәгәч, 1-2 минуттан яшеллекләрне салырга һәм уттан алырга.

«Бу соусны кушкач, спагетти телне йотарлык булырга тиеш!» – диелгән.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *