Салаватның 37 нче сезоны: «Беренче тапкыр әнисез концерт куям»
Айдан артык Казан буйлап эленгән афишаларны карап йөрдем: «1-20 август, Салават». Камал театры да ясалган. Карап йөри-йөри, җәйнең соңгы ае килеп җиткәнен сизми дә калганмын. Ниһаять, мин дә, Салават абый концертына керергә дип, Камал театры ишек төбендә чиратта торам.
«Салават концертларына кеше гел күп йөри»
Концерт башланыр алдыннан Камал театрында 7 нче сезон эшләүче бер ханым белән сөйләшеп алдым.
Салават концертларына кеше гел күп йөри, һәр көнне заллар тулы була. Тик залның уртасында утыручы тамашачылар «эссе» диләр. Чыннан да, театрда кондиционерлар начар эшли шул. Менә хәзер без Камал театрының яңа бинасына да барабыз, искесендә дә эшлибез. Анда кондиционерар яңа, көчле, диләр шул, - диде ул.
Кайсы да булса артистның концертын тиешле вакытта башлаганын күргәнегез бармы ул?! Салават абый да бераз соңарып башлап җибәрде концертын. Чыннан да, зал шыгрым тулы иде.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Без бүген сезнең белән могҗизалы бер кичәдә катнашабыз. Тарихи бер мизгел, ни өчен, дигәндә, без бүген беренче тапкыр Камал театрыннан калган Тинчурин исемендәге яңа театрда чыгыш ясыйбыз. 38 ел элек, театр Горький урамыннан шушы бинага күчкәч, иске бинага Тинчурин театры күчте. 38 елдан Камал театры Кабанның теге ягына күчте, Тинчурин театры монда килә. Димәк, тагын 38 елдан Тинчурин театры Кабанның теге ягына барачак, Камал кая барыр - анысын белмим. Күчешләр, үзгәрешләр чорында яшибез шул, - дип сәламләде тамашачысын Салават Фәтхетдинов.
Җырчы программага һаман да үзгәртүләр кертүләре, яхшыртулары турында әйтте, җырларны йә өстибез, йә алып атабыз, ди. Бу - концертның соңгы көнендә иң камил, идеаль концерт программасы була дигәнне аңлаттымы икән?
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Салават абый – легендар җырчы, аның җырларын балачактан яратып тыңлыйм, концертында да рәхәтләнеп җырлап, ял итеп утырдым. Салават абый җырлаганда, уңга карасам да, сулга карасам да, артка борылып карасам да – барысы да урындыкларына «береккәннәр», кушылып җырлап утыручылар аз кебек тоелды миңа. Җырчы оятсызрак мәзәкләр сөйләгәндә генә зал «шарык-шорык» көлүгә тулды.
Салават абыйның концертлары спектакльләрдән өзекләр белән үрелеп барды. Аларада хәзерге заманның проблемалары яктыртылды. «Мәктәпләрдә бер генә сәгать татар теле укыган балалар үсеп җитсен әле..» дигән фаразлар яңгырады.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Бер хәзрәтне дә яратмыйм»
Салават абый халыкка якын инде ул, барлык йөрәк серләрен, күңел кичерешләре турында тамашачысы белән бүлешә. Концертта хәтта Салават абыйның яраткан хәзрәте кем икәнен дә белеп кайттык.
Бер хәзрәтне дә яратмыйм. Җәлил хәзрәт (Фазлыев - ред.) - иң укымышлы хәзрәтләрнең берсе. Вәгазен концерт караган кебек карыйм. Аның шушы сүзләре бигрәк тә истә калган: «Бер-берегезгә гел юл бирегез. Мисал өчен, олы юлдан машинада барганда, өстеңә бер машина килсә, син ул дуракка «сразу» юлны бирәсең бит. Ник өйдәге дуракка юл куймыйсың?»
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Яшьләр яратуның тәмен бетерде»
Хатын-кызлар, мәхәббәт, адәм баласының нинди хисләр кичерүе – боларның барысы турында да Салават абый мәзәк катышлый фикерләрен белдерде. Җырчының канатлы сүзләрен сезгә дә язып китәм.
Үземә бер караганда кызык та булды, тик кайбер мәзәкләрен монда язарга да оялам, концертта чакта янымда әти-әнием утырган булса, мин оялудан җир астына төшеп киткән булыр идем..
Бүген адәм баласының гомере алдап, алданып, сорап, соранып, үкенеп, үтенеп, эзләнеп, тезләнеп, сагынып, с-с...саргаеп үтә дип әйтимме соң...
Казан матур, Казан киң, монда без бер казанда кайныйбыз. Ә теге дөньяга баргач, безгә бер казанда кайнарга ярамый. Ни өчен икәнен беләсез. Акыллы кеше үзе белә, дуракка әйтүнең файдасы юк. Анда баргач, һәр кешенең үз казаны, ди. Ялгышларсыз яшәп булмый, җырым да шуның турында, үзем турында үзем җырлыйм.
«Сөйгән яр» дигән сүзләргә исем китми минем. Минем өчен иң мөһиме ул - хөрмәт. Моның хакта хатын белән үпкәләшкәнебез бар. Иң беренче чиратта хөрмәтләргә кирәк.
Без яшь чактагы мәхәббәт белән хәзерге мәхәббәтне чагыштырып булмый. Хәзер яшьләр яратуның тәмен бетерде. Беренчедән, мин хәзерге замандагы яшь егетләрне гаеплим. Егетләрнең авторитеты төште, үзләре бетерделәр, тик кызларның да бәяләре артты. Аларның яннарына бара торган түгел, дип сөйли яшьләр.
Ни өчен мәхәббәтнең бәясе төште дигәндә. Мин хәтерлим: безнең чактагы мәхәббәт икенче төрле иде ул. Хәтерлим әле: ялгыш кызларның күкрәгенә кул тиеп китсә, төнлә йоклап булмый, башка мең төрле уй керә иде. Ә үсәрәк төшкәч, сумкасын тотып кайтсаң, башка әйбер тоту турында сүз дә юк инде, синнән бәхетлерәк кеше юк. Хәзер генә ул, яшьләр эшләре беткәч кенә исемнәрен сорыйлар.
Хатын-кыз гел үзен хаклы дип саный, дуслашканда да: «Икебез дә гаепле, тик син күбрәк», - ди ул.
Әгәр аерылышмаган кешеләр булса, борчылып утырмагыз, барысы да алда әле.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Салават абыйның репертуары да бик «чуар» бит. Елыйсың килсә дә, көләсең килсә дә –аның җырларын тыңлап, күңелгә рәхәт алып була. Тик аның ультиматум («Әле дә ярый ятак бар» җырын шулай атады) җырын беренче ишетүем иде.
Тамашачылар арасында төрле яшьтәге кешеләр бар иде, тик барыбыер күпчелекне - урта яшьтәгеләр. Без барган көнне концертка Салават абыйның балалары да килгән иде.
Лиана 3 баласы белән сәхнә артында йөри, икенче кызым - залда, Рөстәм улым, алтыным минем, җан кисәккәем залда утыра килен белән. Әниләре генә бүген ял итә, ярар, анысын әйтмим инде, - дип сөйләде алар турында җырчы. Балаларының кайсысын күбрәк яратканы аңлашыла инде бу сүзләрдән. Аннары әти кеше улына багышлап «Җәяүле буран» җырын башкарды.
Шунысына игътибар иттем: легендага 1 кыз гына чәчәк бәйләме бүләк итте. Бүләккә бүләк итеп: «Җилләнеп утырырсың», - дип, Салават абый аңа җилләткеч (веер) бирде.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Мин 37 сезонга беренче тапкыр әнисез концерт куям»
Быелгы концерт сезонын Салават абый беренче тапкыр әнисез куйды.
«Әнкәм догалары» җыры әниләргә бер дога, мәдхия булып җырлана. Бүген исә, без Рамил Әсхәдуллинның җырын искә төшерергә булдык. Мин 37 сезонга беренче тапкыр әнисез концерт куям. 36нчы концерт сезонымда әни исән иде.
Без, Башкортостан татарлары, монда яшәгәч «әни» дибез, үскән чакта авызны җәеп «инәй» дип сөйләшә идек. Октябрьдә әнинең киткәненә бер ел була, мин аны гел елмаеп искә алам. Минем өчен әни исән, мин аның белән сөйләшәм. Елап файда юк, аларны догасыз калдырмаска кирәк.
Концерт ике өлештән торды. Аның беренче өлеше бик бай программалы иде. Анда Салават абыйның якташы – Салават Хаков та, Фирзәр Мортазин да, Рәзил Исмәгыйлев та чыгыш ясады. Шунысы кызык, Салават Хаковның тавышы Салават Фәтхетдиновныкы белән бик охшаш, туганнар диярсең.
Тәнәфестән соң концертның икенче өлешен «Горько» җыры белән Алинә Давыдова башлап җибәрде. Аннары Салават абый үзенең хитларын - «Уфтанма», «Салкын чәй» җырларын башкарды. Концерт бик шәп булды, тик икенче өлешендә бераз нидер җитеп бетмәгән кебек тоелды, чөнки барлык кызыклы номерлар беренче өлештә күрсәтелеп беткән икән.
Ә концертны исә Салават: «Әгәр Россияне матур бер зур йорт дип карасак, Татарстан - анда бер «вип» бүлмә» сүзләре белән тәмамлады. Соңыннан бөтен зал белән бергә Республикабызның икенче гимнына әйләнгән «Мин яратам сине, Татарстан» җырын башкардык.
Концерттан соң Салават абый журналистларның берничә соравына җавап бирде.
Салават абый, Республикабыздагы соңгы еллардагы мәдәни үзгәрешләрне, үсешләрне ничек бәялисез?
Татарстаныбыз да, мәдәниятебез белән беррәттән матурлана, дан казана. Сәясәт тә, спорт та – барысы бергә үсеш ала.
Мәдәни өлкәдә эшләүчеләргә Республика тарафыннан нинди ярдәм бар?
Хөкүмәт тарафыннан булган ярдәм зарланырлык түгел. Менә әле Камал театрының яңа бинасы төзелде, иске бинага Тинчуринныкы күчә. Минемчә, бу бик урынлы булды. Һәрбер шәһәрдә дә, районда да театр булсын иде.
Бүген туган телен өйрәнәм дигән балага нинди шартлар бар һәм нинди чаралар күрелә?
Үз илебездә яшәп, татар телен саклау өчен көрәшәбез, бу - оят. «Телне саклыйм» дип корал күтәреп көрәшеп йөрергә түгел, ә иң беренче итеп өйдә балалар белән татарча сөйләшергә, татарча укырга, театрларга йөрергә кирәк.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов