«Урман гүзәле» бәйгесендә җиңгән кызның башын чабып үтергәннәр
Архангельск өлкәсенең Новодвинск шәһәрендә бер ир-ат таныш хатынын вәхшиләрчә үтергән. Бу турыда « Вести » каналы хәбәр итте. 33 яшьлек хатынның мәетен 20 мартта урман полосасында табалар. Мәетнең башы чабылган була. Тикшерү комитеты белешмәсе буенча, «үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Хатынны үтерүдә шикләнеп аның белән моңарчы да таныш булган 40 яшьлек ир-атны тоткарлаганнар. Биредәге матбугат чаралары хәбәр иткәнчә, мәрхүмә — Ольга Ш. Ул «Урман гүзәле» матурлык бәйгесендә җиңгән булган. Читать дальше...