Киләсе уку елыннан Татарстан районнарында татарча белем бирү эше күзәтүгә алыначак
Районнарда татар телен укыту турында хисапны президент Рөстәм Миңнехановка юллаячаклар.
Районнарда татар телен укыту турында хисапны президент Рөстәм Миңнехановка юллаячаклар.
Элегрәк тикшерү комитеты аның шикаятен тикшерүдән баш тарткан.
23 февральдә Чаллыдагы 4нче полиция бүлегендә бер тоткарланган кешенең мәете табылган. Бу хакта Челнинские известия" яза. Табиб рөхсәтеннән башка наркотик кулланган өчен тоткарланган кешенең мәетен полиция хезмәткәрләре тапкан. Тикшерү эшләре бара диелә. Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай! Шулай ук... Читать дальше...
Әрмәнстан хәрби көчләре җитәкчесе Оник Гаспарян премьер-министр Никол Пашинян вазифасыннан китәргә тиеш дип белдергән иде. Шуннан соң Пашинян аның үзен вазифасыннан алды.
Ни өчен Русия Украина өлеше булган Кырымны шулай җиңел басып ала алды? Крым.Реалии редакциясе ярымутрауны яулап алуга әзерлек белән бәйле мөһим вакыйгаларны барлады һәм алар турында Украина хәрбиләре белән сөйләште.
Беляевтан аның Күмертау шәһәре мэры булып торган вакытына кагылышлы тикшерү кысаларында сорау алганнар.
24 февраль кичендә, мускуллар атрофиясе белән авыручы Элина Әбдрәшитовага, Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева шалтыратып, аны дару белән тәэмин итәчәкләре турында әйткән. "Спинраза" препаратын Казанга бу шимбәдә кайтарачаклар, кызны дәвалау киләсе атна башында булыр дип көтелә. Бу хакта Азатлыкка Элинаның Әнисе Ралия Әбдрәшитова хәбәр итте. Элинаның СМА белән (спинальная мышечная атрофия) авыру тарихы хакында Азатлык язган иде. Бу авыру булганда кеше гәүдәсен тота алмый, үрмәләми, йөрми, гомумән хәрәкәт итми. Читать дальше...
Эшмәкәрләр тауар һәм хезмәтләргә ихтыяҗның коронавирус пандемиясенә кадәр булган күрсәткечләргә кайта алмавын белдерә һәм дәүләтнең салымнарны киметүенә өметләнә.
Русия куәт оешмаларына якын булган Telegram-каналда Мортаза Рәхимовның Европага качкан улы Урал Рәхимовның кулга алынып, Русиягә җибәрелүе хәбәре чыккан иде.
24 февраль Татарстан Югары мәхкәмәсендә прокуратураның Татар иҗтимагый үзәген (ТИҮ) экстремистлыкта гаепләп аның эшчәнлеген тыю таләбе карала башлады. Тугыз сәгатьләп барган утырыш ахырында хөкемдар Хәтер көнендә ясалган чыгышларга яңа лингвистик экспертиза уздырырга карар итте.