Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Azatliq.org
Апрель
2024

Новости за 10.04.2024

Оренбург өлкәсендә су баскан урыннардан 7700дән артык кеше чыгарылган

Azatliq.org 

Хәзерге вакытта 13 меңгә якын торак йорт  һәм 15 меңләп йорт яны кишәрлеге су астында кала бирә. Оренбурда Урал елгасының суы 996 сантиметрга җитте. Бу куркыныч дәрәҗәдән 66 сантиметрга күбрәк. Оренбур өлкәсе хакимиятләре вазгыять 25 апрельдән дә иртәрәк төзәлмәс дип фаразлый.

Хәбиров Уфадагы "Әр-Рәхим" мәчетен төзеп бетерүгә керештек диде

Azatliq.org 

"Изге Ураза бәйрәмендә без "Әр-Рәхим мәчетендәге эшләргә керештек. Мәчетнең торышын тикшерүгә күп вакыт китте. Аерым проблемнар бар, әмма иң мөһиме - корылмалары һәм гөмбәзләре сакланып калган. Шуңа монда эшне башларга мөмкин", дип язды ул.

Татарстанда түбән хезмәт хаклары аркасында хосусый саклау оешмалары мәктәпләрне саклаудан баш тарта

Azatliq.org 

Хәзерге вакытта ничә бала укуына карап, мәктәпләрне бер сәгать саклаган өчен 130-150 сум түләнә. Хосусый сак оешмалары бу акчага риза түгел. Мәгариф министрлыгы акчаларны арттырып, 140-162 сум булса да түлик ди. Татарстан депутатлары 175нче мәктәп фаҗигасен искә алып, бу тәкъдимне хупларга сүз бирә.





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *