Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Ноябрь
2019

Новости за 30.11.2019

Түбән Камада Булачак депутат мәктәбе эшли башлый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Түбән Камада Булачак депутат мәктәбенә гаризалар кабул итүнең беренче этабы төгәлләнде. Беренче дәрес якшәмбе, 1 декабрьдә 11:00 сәгатьтә Студентлар урамының 9нчы йортында җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә уза. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Түбән Кама футбол командасы тренеры иң яхшылар исемлегенә кергән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 ноябрь, "Татар-информ"). Түбән Каманың «Нефтехимик» футбол клубы баш тренеры Юрий Уткульбаев Футбол илкүләм лигасы версиясе буенча ноябрь аенда иң яхшылар рәтенә кергән. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Башкортстанда беренче тапкыр йыраулар - сүз һәм җыр осталары бәйгесе була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Башкортстанда беренче тапкыр йыраулар - сүз һәм җыр осталары арасында Төбәкара бәйге була. 13 декабрьдә Республика халык иҗаты үзәге Мәдәният йортында узачак конкурста халык җырларын башкаручылар, этник музыка иҗат итүчеләр үз осталыкларын күрсәтәчәк. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Читать дальше...

Мәскәүдә Әниләр көненә багышланган концертта романслар һәм эстрада җырлары яңгыраган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Мәскәү шәһәренең Татар мәдәнияте үзәгендә җырчы, җырлар авторы, композитор, Татарстан Республикасының атказанган артисты Флюра Вафинаның Әниләр көненә багышланган «Ана мәхәббәте яктысы» дигән концерты узган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Казан һәм Санкт-Петербург китапханәләре хезмәттәшлек турында килеште

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Санкт-Петербургның «Калинин районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесенең 1нче китапханә-филиалы һәм «Казан шәһәренең үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...



Казан укучысы Булат Миңнеханов информатикадан халыкара ярышта көмеш медаль яулаган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Казанның 7нче лицей-интернатында унынчы сыйныфта белем алучы Булат Миңнеханов информатика буенча XI Халыкара турнирда көмеш медаль яулаган. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Түбән Камада автобус катнашындагы аварияне исерек машина йөртүче китереп чыгарган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Түбән Кама сәнәгать зонасында автобус катнашындагы аварияне машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән исерек хәлдәге шофер китереп чыгарган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Татарстанда кар һәм буран көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Синоптиклар фаразлавынча, 1 декабрьдә Татарстанда буран чыгачак, юлларда бозлавык барлыкка киләчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

«Казан» халыкара аэропортын Габдулла Тукай тематикасында бизәү буенча эшли башладылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Казанда иҗади берләшмәләр һәм дизайнер агентлыклары, шулай ук ТР Туризмны үстерү үзәге һәм Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты вәкилләре Габдулла Тукай исемендәге «Казан» аэропортының аэровокзал комплексын бизәү буенча үз идеяләре белән уртаклашты. Бу турыда Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Читать дальше...

Федерация Советы гаиләдә көч куллануны кисәтү турында закон проектын бастырып чыгарды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Кичә Россия Федерация Советы гаиләдә һәм көнкүрештә көч куллануны кисәтү турындагы закон проектын бастырып чыгарды.

Читать дальше...

Татарстан бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культура орлыклары белән тәэмин ителгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культура орлыклары белән тулысынча тәэмин ителгән. ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шулай дип белдерде.

Читать дальше...

«Илаһилар» ансамбле: Безне милләтебезне, динебезне үстерергә дигән иман берләштерә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов). Бүген Кариев театрында Уфадагы «Ихлас» мәчете оештырган «Илаһилар» ансамбленең концерты тәкъдим ителде. Концертны «Татар-информ» онлайн трансляцияләде.

Читать дальше...

Төркиядә укучы татар яшьләре «Талантларны ачу» форумында чыгыш ясады

Tatar-inform.tatar 

(Истанбул, 30 ноябрь, «Татар-информ», Рушания Алтай). 28-30 ноябрь көннәрендә Казанда үтүче «Талантларны ачу» VI халыкара форумында Төркия югары уку йортларында укучы татар яшьләре проектларын тәкъдим итте. Бу турыда педагогия фәннәре кандидаты, Төркия югары уку йорты докторантурасында укучы Линар Хаҗиев хәбәр итте.

Читать дальше...

Кариев театрының «ASYL» конкурсы җиңүчеләре арасында татар язучылары да бар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Кариев театры оештырган «ASYL» балалар һәм яшьләр драматургиясе конкурсының җиңүчеләре билгеле. Бу хакта Кариев театры матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Бәһрәйндә Коръән укучылар бәйгесендә Россия вәкиле беренче унлыкка кергән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). 2018 елда Бөтенроссия Коръән укучылар бәйгесендә җиңгән һәм XVIII Мәскәү халыкара коръәнхафизлар конкурсында катнашкан Айёмиддин Фәхретдинов Бәһрәйндә узган Изге Коръәнне укучылар халыкара премиясендә чыгыш ясап, 70 илне тәкъдим иткән 140 вәкил арасында алтынчы урынны яулаган. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстанда 2019 елгы планның 97 проценты күләмендә торак файдалануга тапшырылган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда 2 миллион квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу еллык планның 97 проценты дигән сүз. ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин республика Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шулай дип белдерде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Казанда мәчеттән ике телевизор урлаган егетне кулга алганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстан башкаласында Казан нуры мәчетеннән ике телевизор урлаган егетне кулга алганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына үз чыганакларыннан билгеле булды.

Читать дальше...

Татарстан Президентының Мәгълүмати-аналитика идарәсенә яңа җитәкче билгеләнде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Дарвин теориясе» гаммәви коммуникацияләр агентлыгының идарәче партнеры Ленар Фәйзетдиновны Президентның Мәгълүмати-аналитика идарәсе җитәкчесе итеп билгеләде.

Читать дальше...

Татар җәмәгатьчелеге күренекле татар җырчысы Рафаэль Сәхәбиевне соңгы юлга озатты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген Татар җәмәгатьчелеге күренекле татар җырчысы Рафаэль Сәхәбиевне соңгы юлга озатты. Җырчы белән хушлашырга татар иҗат әһелләре һәм аның яраткан тамашачысы Актерлар йортын тутырып килгән иде. Рафаэль Сәхәбиевне Тынычлык бистәсе зиратына җирлиләр.

Читать дальше...

«Татарстан – Яңа гасыр» программалары ОТР телеканалында эфирга чыга башлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). 29 ноябрьдән «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалы программалары беренче мультиплекс кысаларында ОТР телеканалында көненә өч сәгать эфирга чыга башлады. Бу хакта ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстан мөфтие Түбән Камадагы яңа мәчет нигезенә беренче таш салачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Түбән Камадагы яңа мәчет нигезенә беренче таш салу тантанасында катнашачак. Бу хакта «НТР 24» телеканалы хәбәр итә.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *