Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Декабрь
2019

Новости за 04.12.2019

Түбән Камада Россиянең спорт мастеры Шамил Садриев истәлегенә билбаулы көрәш узачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). 6 декабрьдә Түбән Камада «Дружба» спорт комплексында Шамил Садриев истәлегенә билбаулы көрәш буенча ярышлар башлана. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Саратов гимназиясе укучылары мөселман халыклары йолалары белән танышты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Саратов шәһәрендәге татар гимназиясендә 11 сыйныф укучылары шәһәрнең Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Фәнил хәзрәт Бибарсов белән очрашты. Имам белән очрашу мөселманнар арасында исем кушу йоласы темасына багышланды. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов 2020 елның беренче яртыеллыгында Төркиягә эшлекле сәфәргә җыена

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 декабрь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2020 елның беренче яртыеллыгында Татарстан делегациясе белән Төркиянең Анкара һәм Иске шәһәрләренә эшлекле сәфәргә барырга планлаштыра. Ул бүген Төркия Республикасы сәнәгать һәм технологияләр министры Мостафа Варанк белән очрашуда шул хакта әйтте. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Читать дальше...

Россия мәктәпләрендә бертуган балаларның бергә уку хокукы рәсми рәвештә расланды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 декабрь, "Татар-информ"). Россия Президенты Владимир Путин бертуган балаларның бергә уку хокукын раслады. Бу турыда Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Читать дальше...

Санкт-Петербургта Татар мәдәнияте көннәре башланды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). 4-8 декабрь көннәрендә Санкт-Петербург шәһәрендә Татар мәдәнияте көннәре була. Бу турыда Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Даими вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Читать дальше...

Татар халык хоры Самарада беренче тапкыр концерт күрсәтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). КФУның Татар халык хоры үз тарихында беренче тапкыр Самараның «Яктылык» татар мәктәбендә концерт куйды. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә хорның җитәкчесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ирнис Рәхимуллин хәбәр итте.

Читать дальше...

Миңнеханов: Төркия һәм Татарстан арасында товар әйләнешен 1 млрд доллар итеп була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Төркиянең сәнәгать һәм технологияләр министры Мостафа Варанк Татарстан белән Төркия арасындагы товар әйләнеше кабат 1 млрд АКШ доллар күләмендә булырга мөмкин дип саный. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, ике республика арасында товар әйләнешен 1 млрд долларга җиткерерлек потенциал бар. Алар бу турыда бүген Казан Кремлендә сөйләште.

Читать дальше...



Камал театры сәхнәсендә Зөлфия Камалова концерты була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). 23 декабрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Австралиядә яшәүче татар җырчысы Зөлфия Камалова концерты була. Бу хакта җырчы үзенең Instagram битендә хәбәр итте.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов «Росагролизинг» генераль директоры Павел Косов белән очрашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 декабрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Росагролизинг» АҖ генераль директоры Павел Косов белән очрашты. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Читать дальше...

Казан, Аргентина һәм Германия обсерваторияләрен бергә ЮНЕСКО исемлегенә кертәчәкләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). 3-5 ел дәвамында В. П. Энгельгардт исемендәге обсерваторияне, Аргентина һәм Германиядәге объектлар белән бергә, ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлегенә кертергә планлаштыралар. Бу хакта физика-математика фәннәре докторы, Татарстан обсерваториясе директоры Юрий Нефедьев хәбәр итте.

Читать дальше...

Россиядә яшәүчеләргә бассейнга белешмәсез йөрергә рөхсәт иттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Россиядә 12 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга бассейнга дәвалау-профилактика учреждениесеннән белешмә алмыйча йөрергә рөхсәт иттеләр. Россия Югары суды шундый карар чыгарган. Бу турыда «Известия» хәбәр итә.

Читать дальше...

Менделеевскида ире үтергән хатынны һәм аның балаларын җирләү өчен акча җыялар

Tatar-inform.tatar 

(Чаллы, 4 декабрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәмәтдинова). Менделеевскида яшәүчеләр кичә ире үтергән хатынны һәм аның ике улын җирләүдә туганнарына ярдәм итү өчен акча җыя башлады.

Читать дальше...

Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең сыйфат өчен премиясе ияләре билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ», Вероника Ваганова). «Казан Экспо» үзәгендә «Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Эретеп ябыштыру» XIX халыкара күргәзмәсендә Татарстан Хөкүмәтенең сыйфат өчен премияләрен алуга 15нче ачык конкурс лауреатларын һәм дипломантларын бүләкләү тантанасы булды. Бүләкләү тантанасыннан соң Татарстан Министрлар Кабинеты һәм «Россия сыйфат системасы» коммерцияле булмаган автоном оешмасы чаралар планын имзалады.

Читать дальше...

Татарстанның танылган батырлары Казанда көрәш буенча Россия чемпионатында катнашачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). 7-8 декабрьдә Казанда көрәш буенча Россия чемпионаты була. Ярышларда Россия шәһәрләре һәм төбәкләреннән килгән кырыклап командада 200 дән артык спортчы катнаша. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Читать дальше...

Татарстанда Чүп яндыру заводы проектын өйрәнү өчен Германия экспертлары җәлеп ителә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ», Алексей Угаров). Казан янында төзергә планлаштырылган калдыкларны термик зарарсызландыру заводының проект документациясен анализлау өчен Германиядән фәнни экспертлар җәлеп итәргә җыеналар. Бу хакта Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков хәбәр итте.

Читать дальше...

Мәктәп дәреслекләрен яңа кагыйдәләр буенча бәяли башлыйлар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 декабрь, "Татар-информ"). Россиядә мәктәп дәреслекләрен бәяләү өчен яңа кагыйдәләр үз көченә керде. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Читать дальше...

Казан Кремлендә коррупциягә каршы юнәлештәге конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләделәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда коррупциягә каршы юнәлтелгән берьюлы берничә республика иҗади бәйгегә йомгак ясалды. Бәйгедә җиңгән мәктәп һәм гимназиядә укучылар, көллият студентларын бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узды.

Читать дальше...

Казанда дәүләт телләрен куллануның хокукый нигезләренә багышланган конференция узачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 декабрь, "Татар-информ"). 11 декабрьдә «2014-2021 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында «Ике һәм күптеллелек шартларында дәүләт һәм региональ телләрне куллануның хокукый нигезләре (федераль дәүләтләрдә тел сәясәтен тормышка ашыруның дөньякүләм тәҗрибәсе)» дигән темага Халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрелә. Бу хакта конференцияне оештыручылар хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстанда Ризаэтдин Фәхретдиннең 160 еллыгын билгеләп үтәчәкләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). 11 декабрьдә Әлмәттә «Ризаэтдин Фәхретдин: рухият, мәдәният һәм мәгърифәт» дип исемләнгән III Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция узачак. Ул XIX–XX гасырда исеме мөселман яңарыш хәрәкәте белән тыгыз бәйле булган татар дин эшлеклесе, мөфти, галим, педагог һәм тарихчы Ризаэтдин Фәхретдиннең (1859-1936) тууына 160 ел тулуга багышлана. Әлеге чара Әлмәт шәһәренең Р.Фәхретдин исемендәге татар гимназиясе базасында үткәреләчәк. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Читать дальше...

Татарстанда «Транснефть» территориясендә янгын сүндерү видеосы чыкты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Гражданнар обороносы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстанның Әлмәт районы «Транснефть» территориясендә янгын сүндерү видеосын чыгарды.

Читать дальше...

Мамадыш колония-поселениесендә мәчет ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 декабрь, "Татар-информ"). Бүген, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мамадыш районының Дегетле авылында урнашкан 17нче колония-поселениедә мәчет ачылу тантанасында катнашты. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстанда өч спорт мәктәбен япканнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда өч спорт мәктәбен япканнар. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының 2019 елның 27 ноябрендәге боерыкларына сылтама белән мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстан хакимиятләре нәтиҗәле эшләве өчен Россия Хөкүмәтеннән 1 млрд сум алачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан 2019 ел нәтиҗәләре буенча югары вазифаи затларның һәм башкарма хакимият органнарының нәтиҗәле эшләве өчен 1,1 млрд сум күләмендә грант алачак. Бу хакта Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев имзалаган күрсәтмәдә әйтелә.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *