Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Январь
2021

Новости за 04.01.2021

Аксубайда республика кунаклары Хәсән Туфанның туган ягында Яңа ел бизәлешен бәяләде

Tatar-inform.tatar 

(Аксубай, 4 гыйнвар, «Татар-информ», «Авыл таңнары» ). Аксубайның Иске Кармәт авылында башкалабыз кунакларын каршы алды. Бөек татар шагыйре Хәсән Туфанның туган ягына Яңа ел бизәлеше буенча республика комиссиясе килде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Кунакларны Кыш бабай белән Кар кызы каршы алды, ә бәйрәм буласы урынга аларны төрле төстәге утлар белән бизәлгән ат арбаларында алып килделәр. Искекармәтлеләр кунакларны флеш-моб белән каршы алды, анда олысы да, кечесе дә биеде.  «Ел саен бездә авыл җирлекләре... Читать дальше...

Аксубайның иң яхшы энергетикларын район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр

Tatar-inform.tatar 

(Аксубай, 4 гыйнвар, «Татар-информ», « Авыл таңнары »). Елның йомгаклау киңәшмәсендә намуслы хезмәтләре, ягулык-энергетика комплексы үсешенә зур өлеш кертүләре өчен Чистай электр челтәрләренең Аксубай филиалы хезмәткәрләрен бүләкләделәр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Район башлыгы Камил Гыйльманов бүлү челтәрләрен эксплуатацияләү буенча электромонтер Алексей Ярославлевка һәм оператив төркемнең әйдәп баручы инженеры Александр Мясниковка Рәхмәт хатлары тапшырды. Марат Сруртдинов җитәкчелегендәге... Читать дальше...

Табиб бәйрәмнәрдә ерак юлга сәфәргә чыкмый торырга киңәш итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ»). Табиб-инфекционист, профессор Николай Малышев Яңа ел бәйрәме көннәрендә ерак юлга йөрмәскә һәм кечкенә төркемнәр белән, дистанцияне саклап кына паркларда ял итәргә киңәш итте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. «Иң яхшысы — паркларда йөрү. Һәм шуны истә тотарга кирәк: анда берничә генә кеше булса да социаль дистанцияне үтәргә яки урамда битлек кияргә кирәк. Тик суыкта битлек бик тиз яраксызга чыга. Юешләнү белән үк, аны алмаштырырга кирәк», — ди Малышев. Ул ерак сәфәрләрдән баш тартып... Читать дальше...

Татарстанда томан, кар һәм юлларда бозлавык көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстан территориясендә кар явуы көтелә, вакыты белән җепшек кар булачак. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. Төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә, һава температурасы -3тән алып -8 градуска кадәр була. Көндез -1дән алып -6 градуска кадәр салкын фаразлана. Юлларда бозлавык күзәтелә. Элегрәк Россия Гидрометеорология идарәсе фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд якындагы берничә көндә илнең Европа өлешендә йомшак, әмма кышкы һава торышы көтелә, дип сөйләгән иде.

Инвалидларга бушлай икенче югары белем алу мөмкинлеге бирергә җыеналар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиядә инвалидлар бушлай икенче югары белем алу хокукына ия булачак. Законга тиешле төзәтмәләрне Россия Президенты Владимир Путин 1 июльгә кадәр кертергә кушты. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә. «РФ хөкүмәтенә <...> эшкә яраклы яшьтәге инвалид һәм яңа һөнәргә (квалификациягә) мохтаҗ булган затларга икенче урта һөнәри яки югары белем алу мөмкинлеге гарантияләнә торган үзгәрешләрне Россия законнарына кертүне тәэмин итәргә», — дип хәбәр ителә күрсәтмә текстында. Читать дальше...

Фердинанд Сәлахов «Фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Бүген Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе залында 65 яшьлек юбилей кичәсен уздыра. Әлеге тамашада Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов юбилярга «Фидакарь хезмәте өчен» медален тапшырды. «Бүген без Фердинанд абыйның зур, матур юбилеен билгеләп үтәбез. Ул гел яшь, элегант, заманча булып кала. Аның җырлары халык күңелен яулап алды», — диде Ленар Хәкимҗанов. Читать дальше...

Мостай Кәрим — таш өстендә гөлләр үстергән шагыйрь - «Татарстан»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ», «Татарстан» , Мөршидә Кыямова). «Алла белән ничек сөйләшергә кирәклекне беләм мин. Ул шаштырып мактаганны ярата. Моны мин әллә кайчан инде Олы инәемнән төшенеп алдым. – Әй, Ходаем, – дим мин. – Кодрәтең дә, рәхимең дә чиксез синең. Бар өметебез синдә генә. Изге ихтыярың белән сабыйлар тагы, тагы дөньяга яралсын. Сиңа иман китерер гөнаһсыз җаннар тусын!» Бу юллар Мостай Кәримнең «Озын-озак ба­лачак» автобиографик повестеннән. Күп балалы гаиләдә тәрбияләнгән шагыйрь үзе дә... Читать дальше...

Казаннан чыгу юлында җиңел автомобиль ассенизатор машинасы астына килеп кергән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ»). Казан янындагы трассада җиңел автомобиль ассенизатор машинасы тәгәрмәчләре астына килеп кергән. Бу хакта авария шаһитлары хәбәр итте. Бүген Казан янындагы трассада, Званка авылы янында, җиңел автомобиль ассенизатор машинасы тәгәрмәчләре астына барып кергән, шунлыктан зур йөк машинасы юлны каплап куйган. Бәрелгәннән соң җиңел машина шактый нык җимерелгән. Башлангыч мәгълүматлар буенча, юл-транспорт һәлакәтендә кешеләр зыян күрмәгән. Хәзерге вакытта авария урынында янгын сүндерүчеләр... Читать дальше...



Эшләүче пенсионерларның пенсиясен быел яз көне индексацияләргә җыеналар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиядә эшләүче пенсионерларның пенсиясен кабат индексацияли башлау мәсьәләсен гыйнвар-февраль айларында хәл итүләре ихтимал. Шул чакта пенсионерларның бу категориясе инде яздан ук индексацияләнгән пенсия ала алачак. Бу хакта Дәүләт Думасының Хезмәт һәм социаль сәясәт комитеты рәисенең беренче урынбасары Михаил Тарасенкога («Бердәм Россия») сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Россия Президенты Владимир Путин Министрлар Кабинетына эшләүче пенсионерларның пенсиясен... Читать дальше...

Казанда янгыннан биш кешене, шул исәптән ике баланы, коткарганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда янгын чыккан йорттан биш кешене коткарганнар, алар арасында ике бала да бар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Бүген 14.25 сәгатьтә 101нче янгын сагы чакыру номерына Боевая урамындагы күп катлы йортларның берсендә янгын чыгуы турында хәбәр иткәннәр. Сигезенче катта балкон һәм фатирдагы әйберләр янган. Янгын сүндерүчеләр яна торган фатирдан өстәге каттагы биш кешене сулыш алу аппаратлары булган битлекләр кидереп... Читать дальше...

Шамил Идиатуллинның «Брежнев шәһәре» романы буенча сериал төшерәчәкләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ»). Язучы һәм журналист Шамил Идиатуллинның «Брежнев шәһәре» романы тиздән кино төшерәчәкләр. Бу хакта язучы «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында сөйләде. «Бу дөрес. Миңа авторлык хокукларын сатарга тәкъдим иткән продюсерлык компаниясе чыкты. Фильмга караганда сериал төшерерләр, мөгаен. Аңлавымча, алга таба сериал платформаларның берсендә күрсәтеләчәк. Кызганыч, моңа артыгын берни дә өсти алмыйм, бары шактый саллы, мөмкинлекләре яхшы булган компания икәнлеген әйтә алам. Читать дальше...

Сотников җитәкчелегендә «КАМАЗ» экипажы «Дакар-2021» раллиеның икенче этабында җиңде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ»). Дмитрий Сотников җитәкчелегендәге «КАМАЗ-мастер» командасы экипажы «Дакар-2021» раллиенда рәттән икенче этапта җиңде. 457 километр озынлыктагы этапның махсус участогын Сотников экипажы 4 сәгать эчендә узды. Икенче урынны Чаллыдан тагын бер команда вәкиле — Айрат Мәрдиев яулады, ул Сотников экипажыннан 3 минут һәм 17 секундка артта калды. Икенче этап финишында «МАЗ» йөк машинасында белорус автоузышчысы Сергей Вязович өченче булды. Ул җиңүчедән 6 минут һәм 30 секундка калышты.

Омск өлкәсендә Себер татары кызларының баш киемен тегәргә өйрәткәннәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ»). Омск өлкәсендәге Большереченский районының Үләнкүл авылы мәдәният йортында Себер татарларының хатын-кызлары баш киеме - сарауц тегү буенча мастер-классы оештырганнар. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.⠀ Омск өлкәсендә «Мирас» этнографик һәм авыл туризмы проектын тормышка ашыру кысаларында туристик маршрут презентациясе булды. Проект өчен Үләнкүл авылында махсус йорт сатып алынган һәм территориясендә Себер (Бохара) татары утары төзелгән. Читать дальше...

Белгеч дөньяда Covid-19 вазгыяте яхшырачак вакытны фаразлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ»). Дөньяда коронавирус йогышы белән бәйле вазгыятьтә үзгәрешләрне 2022 ел ахырына көтәргә кирәк. Бу хакта Йогышлы авырулар өлкәсендәге белгечләр халыкара ассоциациясе президенты, йогышлы авырулар буенча Сәламәтлек саклау министрлыгының элеккеге штаттан тыш баш белгече Ирина Шестаковага сылтама белән РИА Новости агентлыгы хәбәр итте. «Якындагы ике-ике ел ярым эчендә бу хәлне үзгәртәчәкбез (Covid -19 белән – Т-и иск.). Минем уйлавымча, 2022 ел уртасы тирәсендә, ел ахырына... Читать дальше...

Казанда муниципаль парковкалар 10 гыйнварга кадәр бушлай эшли

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан башкаласында муниципаль парковкалар 10 гыйнварга кадәр бушлай эшләячәк. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә. «Моннан тыш, парковка өчен түләү 22, 23 февраль, 8 март, шулай ук 1, 3 һәм 10 май, 12 һәм 14 июнь, 30 август, 4-6 ноябрь, 31 декабрьдә алынмаячак», — диелә башкарма комитет матбугат хезмәте хәбәрендә. Муниципаль парковкаларда машиналарны шулай ук Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрендә бушлай куярга мөмкин булачак. Ноябрь аенда Казан... Читать дальше...

Краснодар татарлары гаиләдә әниләрнең роленә багышланган семинар оештырган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ»). Краснодар өлкәсенең «Болгар-К» татар җәмгыяте «Гаиләдә әниләрнең роле» дигән темага беренче семинарын үткәрде. Бу хакта Краснодар татарлары оешмасының инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр ителә. Программа милли үзенчәлекләрне, мәдәниятне саклап калуга, милләтара, этникара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне ныгытуга, җәмгыятьтә гаиләнең абруен һәм ролен арттыруга юнәлдерелгән. Аның нигезенә Россия җәмгыятенең төп илкүләм кыйммәтләре салынган.  Әлеге программа Россия... Читать дальше...

Башкортстанда Гали Чокрый истәлегенә чараларны «Аргамак» һәм Zainetdin ачачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ»). Быел Башкортстанда шагыйрь, мәгърифәтче, галим, дин эшлеклесе, Кара табын башкорт нәселеннән булган Гали Чокрыйның 195 еллыгын билгеләп үтәләр. Бәйрәм 8 гыйнварда шагыйрь туган Тәтешле районында башлана. «Аргамак» этно-рок төркеме һәм Zainetdin шоу-проекты чараның хедлайнерлары булачак. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә. Иске Чокрый авылында 10.30 сәгатьтә Гали Чокрый музей-йорты бинасына мемориаль такта куела. Кунаклар музейда була һәм мәчеткә керә, Гали Чокрый җирләнгән урынга бара. Читать дальше...

Татарстанда Covid-19 инфекциясеннән тагын өч хатын-кыз һәм бер ир-ат вафат булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда тагын дүрт кеше коронавирус инфекциясе корбаны булды. Республикада вирус аркасында үлүчеләрнең гомуми саны 198гә җиткән. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Вафат булучылар — өч хатын-кыз (1935, 1946 һәм 1948 елларда туган), шулай ук 1943 елда туган ир-ат. «Үлем сәбәпләре патологик-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнде», — дип хәбәр иттеләр республика ведомствосының матбугат хезмәтендә.

Министрлык: Мамадыш хастаханәсенә исерек бала китерү очрагы бер ел элек булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ», Павел Климчак). Мамадыш хастаханәсенә исерек малайны алып килү турындагы вакыйга бер ел элек булган. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Кичә күп кенә мәгълүмат чараларында бер хатын Мамадыш хастаханәсенә исерек хәлдәге тугыз яшьлек малайны китергән дигән хәбәр таралды. Бу хатын Татарстанда җәнҗаллы вакыйгалары белән танылган күп балалы ана булуы билгеле. Татарстанда яшәүче хатын шул хакта социаль челтәрләрдә үз сәхифәсендә язган булган. Читать дальше...

Татарстанда узган тәүлектә 87 кешедә Covid-19 инфекциясе ачыкланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ» ). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясе белән 87 кеше зарарланган. Барлык пациентлар да чирне элемтә юлы белән йоктырган. Бу хакта республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иттеләр. «46 кеше хастаханәгә салынган, 41 кеше өйдә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә. Авыручыларның күбесе 30дан 50гә һәм 50дән 60 яшькә кадәрге кешеләр арасында булуы ачыкланган. Һәр төркемдә 22 шәр кешегә әлеге диагноз куелган. 70тән 80 яшькә кадәрге кешеләр арасында 16 авыру очрагы теркәлгән. Читать дальше...

Пенза өлкәсендә «2020 ел химаячесе» номинациясендә Ринат Әбүзәров җиңде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ»). Пенза өлкәсендә 2020 ел нәтиҗәләре буенча «Ел химаячесе» номинациясендә Ринат Әбүзәров җиңде. Бу хакта Пенза өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасы хәбәр итә. Пензада спорт өлкәсендә ел нәтиҗәләр ясалды. Чарада физик культура һәм спорт өлкәсендә төбәк номинацияләре лауреатлары игълан ителде. 2020 ел нәтиҗәләре буенча «Ел химаячесе» номинациясендә Татар милли-мәдәни автономиясенең башкарма комитет президиумы әгъзасы һәм автономия рәисе урынбасары Ринат Әбүзәров иң яхшысы дип табылды. Читать дальше...

Россиядә чит телдән мәҗбүри бердәм дәүләт имтиханы кертүдән баш тарттылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиядә чит тел буенча бердәм дәүләт имтиханы мәҗбүри булмаячак. РФ Мәгариф министрлыгының мондый предметлар исемлеге турындагы боерыгы 4 гыйнварда үз көченә керде һәм хокукый мәгълүмат рәсми порталында чыкты. Элеккечә бары тик рус теле һәм математика фәннәрен тапшыру мәҗбүри була. «Укучыларның дәүләт йомгаклау аттестациясе „рус теле“ һәм „математика“, шулай ук „әдәбият“, „физика“, „химия“, „биология“, „география“, „тТарих“, „җмгыять белеме“, „чЧит тел“ (инглиз... Читать дальше...

Уфада дирижер, Башкортстанның халык артисты Таһир Камалов вафат

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ»). Уфада Башкортстан Республикасы Милли симфоник оркестрын оештыруның чишмә башында торган танылган дирижер, Башкортстанның халык артисты Таһир Камалов 59 яшендә авырудан соң вафат булды. Хезмәттәшләре аның коронавирус инфекциясеннән өзлегүләр белән көрәшүен, табиблар аны саклап кала алмавын сөйли. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә. Таһир Камалов 1962 елның 2 июнендә туган. Уфа сәнгать училищесын баян классы буенча тәмамлаган, Уфа сәнгать институтында һәм Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясендә укыган. Читать дальше...

Татарстанда кара-каршы бәрелешкән машиналарның йөртүчеләре имгәнгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда юлда кара-каршы бәрелешкән машиналарның йөртүчеләре имгәнгән һәм аларны хастаханәгә салганнар. Бу хакта авария шаһитлары сөйләде. Бүген иртән Менделеевск районында трассада Татар Чаллысы авылы янында ике җиңел машина кара-каршы бәрелешкән. Шаһитлар сүзләренә караганда, унынчы модельле «Лада» машинасын йөртүче каршы як полосага чыккан һәм икенче машинага бәрелгән. Юл-транспорт һәлакәтендә машина йөртүчеләрнең икесе дә зыян күргән, төрле җәрәхәтләр алган ир-атларны хастаханәгә китергәннәр.

Сарык йоны һәм тиресенең кадере нигә бетте? — «Ватаным Татарстан»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан» , Зөһрә Садыйкова). Бервакыт авыл агайлары белән сөйләшеп утырганда: «Сарыкның йонын да, тиресен дә җыйган кеше юк. Җыйган очракта да, бик арзан бәядән алып китәләр. Элекке елларда сарык йонын сатып, шактый гына акча юнәтеп була торган иде. Хәзер аның бер файдасы да юк», — дигән фикер ишетергә туры килде. Чыннан да, соңгы берничә елда йон җыючылар бик күпкә кимеде, чөнки ихтыяҗ юк. Йон эшкәртү, киез басу предприятиеләре бетте. Йон юу фабрикасы ябылды. Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *