Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Февраль
2021

Новости за 14.02.2021

Менделеевск урамнары буйлап «мәхәббәт маршруты» узды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ»). Менделеевск урамнары буйлап «мәхәббәт маршруты» узды. Оештыручылар транспортны бәйрәмчә бизәгән, йөрәк рәсемнәре һәм шарлар элеп куйганнар. Гашыйкларларга йөрәк формасындагы бүләк биргәннәр һәм бәйрәм белән котлаганнар. Кайбер пассажирлар мәхәббәт тарихы белән дә уртаклашкан. Бу турыда  «Менделеевские новости» газетасы яза.

Мөслимдә итекле футбол җиңүчеләре ачыкланды

Tatar-inform.tatar 

(Мөслим, 14 февраль, «Татар-информ», « Авыл утлары »). Бүген, ягъни 14 февраль көнне итек футболы ярышы узды һәм җиңүчеләр ачыкланды. Авыл җирлекләре арасында XXXI кышкы спартакиада ярышлары дәвам итә. Уенның нәтиҗәләре буенча Табын авыл җирлеге, Яңа Усы авыл җирлеге, Метрәй авыл җирлеге командалары бүләкле урыннарны бүлеште. Икенче атнага хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында канат тарту һәм шорт-трек (тимераякта шуу) буенча ярышлар дәвам итәчәк.

Чаллы яшьләре шугалакта туй үткәрде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ»). Бүген Чаллы шәһәрендә Гашыйклар көненә багышланган бәйрәм чарасында яшь парларның никахын теркәделәр. Азатлык мәйданчыгында «Бозда мәхәббәт» программасы кысаларында «Гашыйклар парады» флешмобы, тимераякта никах теркәү тантанасы, бозда дискотека узды. Бу турыда «Челнинские известия» газетасы хәбәр итә.

Түбән Камада туберкулез белән авыручылар саны кимегән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ»). Туберкулезга каршы диспансерның узган елгы эшенә йомгак ясалды. Анда Түбән Камада туберкулез белән авыручылар саны кимүен хәбәр иттеләр. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. «2019 ел белән чагыштырганда, Түбән Камада туберкулез белән авыручылар санының 18,8 процентка кимүен һәм хәзер 100 мең кешегә 20,3 очрак тәшкил итүен, моның республикада иң түбән күрсәткеч булуын җиткерде. Узган ел туберкулез 56 түбәнкамалыда, шул исәптән ике яшүсмердә ачыкланган»... Читать дальше...

Россиянең иң өлкән мөфтие Гаделша хәзрәт Юнкин вафат булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ»). Россиянең иң өлкән мөфтие, Пенза өлкәсенең мактаулы мөфтие Гаделша хәзрәт Юнкин вафат булган. Аңа 84 яшь иде. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Instagram челтәрендәге үз битендә кайгы уртаклашу белдерде. «Россия мөселманнары олы югалту кичерә — күренекле мөселман дин әһеле, Пенза өлкәсендә күп еллар мөфти булып хезмәт иткән Гаделша хәзрәт Юнкин безнең арадан китеп барган. Татарстан Диния Нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән мәрхүмнең гаиләсенең һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашам. Читать дальше...

Рәшит Сәлахов белән хушлашу чарасы Татарстан Арбитраж судында була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ»). Иртәгә, 15 февральдә, ТР Арбитраж судының элеккеге рәисе Рәшит Сәлахов белән хушлашу чарасы Татарстан Арбитраж суды бинасында була. Хушлашу мәрасиме 9.30 сәгатьтә Казан, Ново-Песочная урамы, 40нчы йорт адресы буенча башлана. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына җибәрелгән Арбитраж суды коллективы имзалаган кайгынамәдә әйтелгән. Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә , Рәшит Сәлахов бүген, 14 февральдә, 80 нче яшендә вафат булды. Аның вафаты сәбәпле... Читать дальше...

Волонтер-медиклар табибларны һәм пациентларны Мәхәббәт көне белән котлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ», Артур Казанцев). Волонтер-медиклар бөтенроссия акциясенә кушылды һәм 7нче шәһәр хастаханәсе табибларын һәм пациентларын Мәхәббәт көне белән котлады. Волонтер-медиклар хастаханә хезмәткәрләренә һәм пациентларга чәчәк һәм валентинкалар бүләк итте. «Бу Мәхәббәт көнендә без сезгә изге эшегез өчен зур рәхмәт, кайгырту һәм ярату белдерәсебез килә. Сез — чын геройлар, сезгә тагын бер тапкыр „Бик зур рәхмәт!“ дип әйтәсем килә», — диде Татарстан Волонтерлар мәгълүмати-ресурс үзәге белгече Тимур Галәветдинов. Читать дальше...

Синоптиклар Татарстанда томан турында кисәтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ»). 15 февральдә, төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә һәм Казанда томан төшәргә мөмкин. Шулай ук төнлә һәм иртән бераз кар яварга мөмкин, республиканың көнчыгышында буран көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә. «Төнлә иң түбән һава температурасы -17…-22 градус һәм көндез һава температурасы -14…-19 градус көтелә. Юлларда бозлавык хасил булачак», диелгән хәбәрдә. «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә... Читать дальше...



Казанда кышкы спорт төрләре фестиваленең икенче этабы узды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ»). Татарстан башкаласында кышкы спорт төрләре фестиваленең икенче этабы уза. Беренчесе 4 февральдә Черек күл паркында булды. «Бу көн күптән билгеле иде инде. Икенче этап узган атнада узарга тиеш иде, ләкин салкыннар аркасында кичектерделәр, шуңа күрә бүген уздырырга булдык», — диде Казанның Физик культура һәм спорт комитеты рәисе урынбасары Илшат Ибәтуллин. Чарада муниципаль спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүче 10-11 яшьлек балалар катнашты. Катнашучыларны уңайлы булсын өчен төркемнәргә бүлделәр. Читать дальше...

Казанда MINI Cooperның 70 хуҗасы машиналарны тезеп йөрәк ясаган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ», Эльвира Зәйнуллина). Казанда #ILoveMini автоклубында катнашучылар 14 февральгә багышланган дөнья флешмобында катнашты. Автомобиль хуҗалары машиналардан йөрәк фигурасы, шулай ук KZN һәм MINI сүзләрен төзегән. «Бу акция Россиядә һәм дөньяда 2015 елдан бирле үткәрелә. Ел саен 14 февральдә mini-клуб һәр шәһәрдә йөрәк рәвешендә машиналардан фигура төзи. Әмма без бүген әлеге фигурада MINI һәм КZN сүзләрен дә яздык «, — дип уртаклашты чараны оештыручы Денис Кислицын. Читать дальше...

Казанда алдан килешеп үткәрелгән митинг тыныч узды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ», Артур Казанцев). Казанда Меңьеллык мәйданында алдан килешеп үткәрелгән каршылык акциясе тәмамланды. «Татар-информ» чыганагы мәгълүматлары буенча, митинг тоткарлыксыз тәмамланган. Шәһәр үзәгендәге акциядә 300гә якын кеше булган. 100 кеше махсус бирелгән урында эчтә, ә калган 200 кеше койма артында күзәткән. Акциядә катнашучылар үзләрен тыныч тотты, килүчеләр үз позицияләрен белдерде һәм шулай ук тыныч таралды. Митингта фем-активистлар бар иде. Алар мәйданга... Читать дальше...

Рәшит Сәлахов үлеме сәбәпле, Рөстәм Миңнеханов кайгы уртаклашу белдерде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Арбитраж суды рәисе Максим Боровковка, элеккеге рәис Рәшит Сәләховның вафаты сәбәпле, кайгы уртаклашуын белдергән хөкүмәт телеграммасы юллады. «Татарстан судьялар корпусының иң лаеклы ветераннарының берсе, Россиянең һәм Татарстанның атказанган юристы Рәшит Ислам улы Сәлаховның вафаты турындагы хәбәрне тирән кайгы белән кабул иттем», — дигән ТР Президенты. Рәшит Сәлахов — талантлы җитәкче, гаҗәеп эшкә сәләтле һәм үз эшенә тугрылыклы кеше... Читать дальше...

Татарстанда коронавирустан тагын ике ир-ат үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирустан 1937 елда һәм 1948 елда туган ир-атлар үлгән. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», — дип хәбәр иттеләр Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә. Бүгенгә республикада ковидтан 299 үлем очрагы теркәлгән.

Митинг үткәрелү сәбәпле, Казан циркы бер тамашасын кичектерде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ», Артур Казанцев). Митинг сәбәпле, Казан циркында тамашаларның берсен кичектерделәр. «Митинг үткәрелү сәбәпле, территориягә керү юллары чикләнгән, шуңа тамашаны кичектерергә туры килде», — диде цирк вәкиле «Татар-информ» хәбәрчесенә. Цирк вәкиле тамаша кичектерелү сәбәпле, гафу үтенде һәм билет акчасын алган урында (кассада яки цирк сайтында) кире кайтару мөмкинлеген аңлатты. Билгеле булганча, Казанда Үзәк стадион янында алдан килешеп үткәрелгән митинг узу сәбәпле, транспорт хәрәкәте һәм парковка чикләнгән. Читать дальше...

Феминисткалар үз лозунглары белән «Яблоко» митингына үтәргә омтылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ», Артур Казанцев). Казанда Меңьеллык мәйданында килештерелгән каршылык митингы башланды. Акциядә катнашырга теләүчеләр аз иде, нигездә, мәйданда төрле массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары җыелды. «Татар-информ» хәбәрчесе хәбәр иткәнчә, митингта үз плакатлары белән килгән феминистик хәрәкәт вәкилләре дә бар, әмма оештыручылар банерларын алып ташлауны таләп итте, чөнки алар алдан гариза бирмәгән. Фем-активисткалар сөйләгәнчә, алар мәйданга сәяси тоткыннарны... Читать дальше...

Калуга өлкәсендә Муса Җәлилне искә алу кичәсе булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ»). В. Г. Белинский исемендәге өлкә фәнни китапханәсе конференц-залында Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуга багышланган әдәби музыкаль кичә узды. Чара Калуга өлкәсе фәнни китапханәсе залы белгечләренең, Калуга өлкәсенең төбәк татар милли-мәдәни автономиясе вәкилләренең уртак тырышлыгы белән әзерләнде һәм уздырылды. Бу турыда Калуга өлкәсе төбәк татар милли- мәдәни автономиясе матбугат хезмәте хәбәр итә. Очрашуда Калуга өлкәсе Эчке сәясәт һәм... Читать дальше...

Татарстанда М7 трассасында ике фура авариягә очраган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүген М7 трассасында Казансу елгасы күперендә ике фура авариягә очраган. Бер фура юлның бер ягында, икенчесе икенче якта туктап калган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына үзхәбәрчесе сөйләде. Урында ЮХИДИ инспекторлары эшли. Авария шартлары билгеләнә.

Татарстанда коронавирусның 71 яңа очрагы теркәлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирусның 71 яңа очрагы теркәлгән. Аның дүртесе читтән кайткан, 67 очракта чирне авыру кеше белән аралашучылар йоктырган. «30 кеше хастаханәдә, 41 кеше өйләрендә дәваланачак», — дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте. Авыручылар арасында балигъ булмаган ике бала да бар. 60 яшьтән алып 70 яшькә кадәрге төркемгә керүчеләр арасында чир йоктыручылар бигрәк тә күп (26 кеше) теркәлгән. Казанда 30 кеше, Чаллыда 11 кеше... Читать дальше...

Казанда яшәүчеләргә «Мин Россияне яратам» дип язылган открытка бүләк иттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ», Арсений Каримов). Казанның Бауман, Кремль урамнарында һәм Горький паркында Гашыйклар көнендә «Мин яратам…» акциясе узды. Волонтерлар узып йөрүчеләргә катыргыдан ясалган йөрәкләр таратты. Анда «Мин Россияне яратам» дип язылган. «Без Изге Вәли көнендә кешеләр елмайсын һәм кәефләре күтәрелсен өчен йөрәк открыткалар өләшәбез. Россияне, икенче ярыңны яраткан кебек яратырга кирәк дип уйлыйбыз», — диде шәһәрнең Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитеты белгече Ирина Гуревич. Читать дальше...

Казанда рельстан чыккан трамвайны кран ярдәмендә күтәргәннәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ», Павел Климчак). Казанда рельстан чыккан трамвайны кран ярдәмендә күтәргәннәр. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына үзхәбәрчесе сөйләде. Бүген Копылов һәм Воровский урамнары чатында трамвай рельстан чыккан. Видеода күренгәнчә, транспортны урынына кую өчен кран чакыртырга туры килгән. Хәзерге вакытта бу хәлнең килеп чыгу сәбәбе төгәл билгеле түгел. Һава шартлары аркасында трамвай рельстан бара алмаган дип фаразлана.

Татарстан Арбитраж судының элеккеге рәисе Рәшит Сәлахов вафат булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Арбитраж судының элеккеге рәисе Рәшит Сәлахов вафат булган. Аңа 79 яшь иде. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Арбитраж судындагы чыганак хәбәр итте. Рәшит Сәлахов 1941 елның 17 декабрендә Татарстан АССРның Апас районы Иске Борнаш авылында туган. Ул Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлый. 1973 елдан 1986 елга кадәр ТАССР Югары суды әгъзасы, ә 1993 елга кадәр Казанның Совет район суды рәисе була. 1993 елда Сәлахов Татарстан Югары суды рәисе урынбасары итеп билгеләнә. Читать дальше...

Казанда троллейбуста пассажирларга «валентинка» бүләк итәләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ», Эльвира Зәйнулина). Изге Вәли көне уңаеннан Казанда метроэлектротранс креатив акция оештырган. Розалар белән бизәлгән алтынчы троллейбуска утыручыларны Гашыйклар көне белән котлыйлар һәм валентинка белән Love is сагызын өләшәләр. «Чараны профсоюз берләшмәсе беренче тапкыр оештырган. Бу акция кешеләргә мәхәббәткә ышаныч һәм яхшы кәеф бүләк итү мөмкинлеге бирә. Троллейбус иртәдән кичкә кадәр йөриячәк», — диде икенче класслы йөртүче Алишер Магоминов. Аның сүзләренчә, бу акцияне киләсе елда да кабатларга кирәк.

Казан Кремле янында йөрәк формасында триколор ясаганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ»).  Гашыйклар көнендә Казан Кремле урнашкан калкулык битендә карда йөрәк формасында триколор ясап куйдылар. «Бу үзеңнең сөйгәнеңә мәхәббәт белдерү өчен генә түгел. Без, патриотик оешма буларак, үз Ватаныбызга, илебезгә мәхәббәт белдерергә һәм йөрәк формасында триколор ясарга булдык», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә «Бердәм Россия”нең Яшь гвардиясе» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе Динар Бариев. Һава шартлары бозылган очракта, әйләнә-тирә... Читать дальше...

Истанбулның элеккеге мэры Кадир Топбаш вафат

Tatar-inform.tatar 

(Истанбул, 14 февраль, «Татар-информ», Рушания Алтай). Истанбулның элеккеге мэры, Татарстан халкының якын дусты Кадир Топбаш вафат. Бүген ул соңгы юлга озатыла. Бу хакта Төркиянең масскүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итә. 2004-2017 еллар арасында 3 мәртәбә мэр булып сайланган Кадир Топбаш 76 яшендә хастаханәдә вафат булган. Ул COVİD-19 вирусы йоктырып чирләгән. Авыруны җиңгән, әмма организмы көчсезләнү сәбәпле эчке органнары эшчәнлек күрсәтми башлаган. Кадир Топбаш Истанбул белән җитәкчелек иткән... Читать дальше...

Табиб ковидтан да куркынычрак пандемия турында кисәтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ»). Дөньяга яңа куркыныч пандемия яный, ул гриппның ике төре аркасында килеп чыгарга мөмкин. Бу турыда танылган табиб һәм алып баручы Александр Мясников сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Аның сүзләренчә, коронавирус — куркынычрак авырудан үзенчәлекле тренировка. Әгәр дуңгыз һәм кош гриппы  терлектән кешегә һәм кешедән кешегә йога торган булса, кешелек өчен бу чирләр пандемиясе тагын да куркынычрак булырга мөмкин. «Зур, үлемгә китерә торган пандемия ике мутациядә булырга мөмкин. Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *