Венера Якупованың яңа китабы чыгу уңаеннан «Әдәби кафе»да автограф-сессия була
(Казан, 17 май, «Татар-информ»). Иртәгә, 18 май да, 14.00 сәгатьтә, «Татмедиа» бинасында ачылган «Әдәби кафе»да (Декабристлар ур., 2 йорт, 1 катта) «Казанские ведомости» газетасы баш мөхәррире, Татарстан Журналистлар берлеге, Татарстан Язучылар берлеге, Россия язучылары берлеге әгъзасы Венера Якупованың «24 рецепта успеха» китабы чыгу уңаеннан автограф-сессиясе булачак. Әлеге китапта укучы ничек бәхетле булырга, уңышка ничек ирешергә, уңышлы карьера төзү сере нидә кебек сорауларга җавап таба алачак. Читать дальше...