Чаллыда сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле булганнар өчен Сабантуй оештырылды
(Чаллы, 18 июнь, «Татар-информ», « Шәһри Чаллы »). Бүген шәһәр ипподромы территориясендә сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле булганнар өчен махсус Сабантуй бәйрәм уздырылды. Бәйрәм кунакларын шәһәр мэры урынбасары Ирина Сәгыйдуллина тәбрикләде. Шулай ук котлау сүзләре белән Автозавод районы хакимияте башлыгы Винер Харисов, шәһәр Советы депутатлары Евгений Архипов һәм Сергей Снарский чыгыш ясадылар. Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле булганнар бу көнне рәхәтләнеп күңел ачты, ярышларда катнашты. Читать дальше...