Әлкидә туган телләр язмышы хакында сөйләштеләр
(Әлки, 8 июль, «Татар-информ», « Әлки хәбәрләре », Азат Низамиев). Әлки районында Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев җитәкчелегендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган «түгәрәк өстәл» узды. Әлеге чарада Нурлат, Спас, Аксубай районнары вәкилләре дә катнашты. Иң элек кунакларны Базарлы Матактагы Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә ана телендә белем һәм тәрбия бирү үрнәкләре белән таныштырдылар. Балаларны туган телдә укыту-тәрбияләү алымнары хакында гимназия директоры Фәридә Яруллина сөйләде. Читать дальше...