Мәскәүдә Кави Нәҗминең 120 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды
(Казан, 16 август, «Татар-информ»). Татарстан мәдәнияте көннәре кысаларында Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә «Мәхәббәт аурасы» фотокүргәзмәсе ачылды. Ул күренекле татар язучысы һәм тәрҗемәче Кави Нәҗминең һәм аның тормыш иптәше, язучы Сәрвәр Әдһәмованың 120 еллыгына багышланган. Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенең инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр итүләренчә, күргәзмәне ачу тантанасында Кави Нәҗминең оныгы Фәридә Нәҗметдинова һәм оныкчыгы Константин Колпаков катнашты. Фотографияләр һәм китаплар гаилә архивыннан тәкъдим ителгән. Читать дальше...