Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Сентябрь
2021

Новости за 18.09.2021

Чистайда дин әһелләре Дәүләт Думасына сайлауларда тавыш бирде

Tatar-inform.tatar 

(Чистай, 18 сентябрь, «Татар-информ», « Чистай хәбәрләре »). Чистай районы имам-мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов һәм «Умиление» храмы настоятеле иерей Андрей Рыбочкин Дәүләт Думасына сайлауларда тавыш бирде. Бүген VIII чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда тавыш бирүнең икенче көне узды. Тавыш бирергә өлгергән чистайлылар арасында дин әһелләре дә бар. Бүген сайлауларда район имам-мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов һәм «Умиление» храмы настоятеле иерей Андрей Рыбочкин катнашты. Мөхәммәд хәзрәт... Читать дальше...

Татарстанда тавыш бирүнең икенче көнендә 16 меңгә якын күзәтүче эшләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Бүген сигезенче чакырылыш РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауның икенче көне тәмамланды. 18 сентябрьдә сайлау процессының гаделлеген 16 меңнән артык күзәтүче тикшерде. Шулай ук сайлау участокларында чит ил экспертлары да булды. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте. «Чит ил күзәтүчеләре Татарстанның РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауны югары дәрәҗәдә оештырганын билгеләп үтте. Коронавируска каршы чаралар, сайлау комиссияләре әгъзаларының әзерлеге... Читать дальше...

Ютазыда сайлау участогында полиция хезмәткәрен улы тууы белән котлаганнар

Tatar-inform.tatar 

(Ютазы, 18 сентябрь, «Татар-информ», « Ютазы таңы »). Ютазыда яшәүче полиция хезмәткәре Рәмис Диникеевның 3350 кг авырлыктагы улы туган. Бу хакта юстициянең өлкән лейтенанты эштә — сайлау участогында җәмәгать тәртибен саклаган вакытта белә. Иске Урыссу авылының сайлау участогы әгъзалары яшь әтине бу шатлыклы вакыйга белән котлап, кече Диникеевка бүләк тапшырган.

Ике көн эчендә Татарстанда сайлаучыларның 57 проценттан артыгы тавыш бирде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда ике көн дәвамында сайлаучыларның 57,5 % РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда катнашты. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе телеграм-каналында хәбәр ителә. «Сайлау участокларында тавыш бирүнең икенче көнендә республика сайлаучыларының 57,5 %ы тавыш бирде („Сайлаулар“ дәүләт автоматлаштырылган системасының сәгать 20:00гә булган якынча мәгълүматлары буенча)», — диелә хәбәрдә.

«Ак Барс» капкасына бер алка да керттермичә җиңде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген «Ак Барс» хоккейчылар «Сочи» командасын 1:0 исәбенә җиңде. Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда сакчы Кристиан Хенкель Континенталь хоккей лигасында «Ак Барс» өчен 100нче уенын үткәрде. Бүгенге матчта «Ак Барс» составында команданың баш тренеры Дмитрий Квартальновның 19 яшьлек улы Александр да бар иде. «Сочи» капкасын танылган капкачы һәм Россия хоккей федерациясе президенты Владислав Третьякның оныгы Максим Третьяк саклады. Ул бер алка керттерде... Читать дальше...

Чаллы янындагы Әҗмәкәй авылында күп балалы гаиләгә төзелә торган йорт янган

Tatar-inform.tatar 

(Актканыш, 18 сентябрь, «Татар-информ», « Актаныш-информ »). Бүген Тукай районының Әҗмәкәй авылында күп балалы гаиләгә төзелә торган йорт янган. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, янгын турында 15.24 сәгатьтә хәбәр килгән.  Янгынны 16.00 сәгатькә сүндергәннәр. Хәзер янгын чыгу сәбәпләре ачыклана.

Мамадыш районында 105 яшьлек Өммениса әби өендә тавыш бирде

Tatar-inform.tatar 

​​​​​​​(Мамадыш, 18 сентябрь, «Татар-информ», «Нократ» , Минневарис Миңгалиев). Мамадыш районының Түбән Тәкәнеш авылында яшәүче 105 яшьлек Өммениса Һадиева сайлау участогына үзе килә алмады. Ул гражданлык бурычын өендә үтәде. Өлкән яшьтә булса да, әби илдәге сәясәттән яхшы хәбәрдар. Сәламәтлеге какшау сәбәпле, бүген ул өендә тавыш бирде. «Мин элек сайлауларга бәйрәмгә барган кебек бара идем», — диде ветеран.

Екатеринбург егете Ринат Каштанов XXXI «Татар яшьләре көннәре» лидеры булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Свердловск өлкәсенең «Яшен» татар яшьләре иҗтимагый оешмасы рәисе Ринат Каштанов XXXI «Татар яшьләре көннәре» форумы лидеры булды.  «Быел без бик зур уңышларга ирештек. Бездә мәдәни үзәк барлыкка килде, дүрт оешманы берләштердек. Безнең команда тагын да зурайды. Бу кубок безнең дөрес юл белән баруга дәлил, ул алга бару өчен тагын да көч бирә. Иң мөһиме — максатка тугры калу», — дип сөйләде ул.  Аның фикеренчә, татарлыкны саклап калу өчен тарихны, җиде буынны һәм телне белергә кирәк. Читать дальше...



«Татар яшьләре көннәре»ндә катнашкан башкорт кызы: Татарларның форумы дәртлерәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Башкорт кызы Сулпан Искужина быел беренче тапкыр «Татар яшьләре көннәре» форумында катнашты. Аның фикеренчә, татар форумнары дәртле булуы белән аерылып тора.  «Форумга мине егетем чакырды, ул узган елны да катнашкан иде. Миңа бик ошады, минем башкорт форумнарында катнашканым бар. Аерма шунда: татар яшьләре бик дәртле һәм энергияле. Башкортлар форумнарда тынычрак сөйләшә дә, ә татарлар чатнап тора», — ди ул.  Сулпан Башкорт дәүләт университетының... Читать дальше...

Яшьләр татар посткроссинг сервисы турында: Аралашу өчен яңа һәм кызыклы мөмкинлек

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). «Татар яшьләре көннәре» форумында катнашкан делегатлар татар посткроссинг сервисында теркәлде. Татар посткроссинг платформасы — «Миллиард татар» һәм «Хатлар йорты» сервисының уртак проекты.  «“Миллиард татар”- бөтен дөнья татарларын туплау өчен бик әйбәт проект, дип саныйм. Сервис аша шәһәрдә генә түгел, авылда яшәгән татарларны да табып була. Мин үзем дә тәбрикләмә җибәреп карарга телим. Башта мин үземнең төбәктәге шәһәргә җибәрер идем, аннан соң башка төбәкләргә. Читать дальше...

Сайлауларның икенче көнендә сәгать өчкә Татарстан халкының 46,9 проценты тавыш бирде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). 18 сентябрьгә, 15.00 сәгатькә Татарстанда барлык сайлаучыларның 46,9 проценты тавыш бирүдә катнашты.  Сайлауларның икенче көнендә Татарстанның 46,9 процент халкы үз тавышын бирде. Бу хакта «Сайлаулар» дәүләт автоматлаштырылган системасы мәгълүматларына сылтама белән, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе хәбәр итә.  2021 елның 1 июленә Татарстанда актив сайлаучы хокукына республикада яшәүче 2 931 939 кеше ия. Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенә... Читать дальше...

Эдуард Шәрәфиев: Татарстанда тавыш бирү тыныч бара, кимчелекләр күзәтелмәде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда Россиянең Дәүләт Думасына депутатлар сайлау тыныч уза, ниндидер җитди кимчелекләр юк. Бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат конференциясендә ЛДПР партиясе әгъзасы, Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев Татарстанда сайлауларның тыныч узуын, кимчелекләр күзәтелмәвен әйтте. «Сайлауларның тыныч, лаеклы һәм бу сайлау кампаниясенең легитим һәм гадел булуында беркемдә дә шик тудырмый торган итеп узуы безнең бурыч, — диде сәясәтче. Читать дальше...

Татарстанның сайлауда блогерлар җәлеп итү тәҗрибәсен башка регионнар да куллана

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанның сайлауларда блогер-күзәтүчеләр җәлеп итү тәҗрибәсен федераль дәрәҗәдә кулланалар. «Татарстанның позитив тәҗрибәсен хәзер федераль дәрәҗәдә куллануларына мин шат», — дип белдерде сайлаучыларның «Минем тавыш» форумында Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасының тавыш бирүне иҗтимагый күзәтү буенча координация берлеге рәисенең беренче урынбасары Александр Малькевич. «Бу без әйткән һәм узган ел нәтиҗәләре буенча Россиянең күп кенә регионнарына... Читать дальше...

Узган тәүлектә коронавирус йоктыруның 56 яңа очрагы теркәлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда узган тәүлектә Covid-19 вирусын тагын 56 кеше йоктырган. «Коронавирусның соңгы тәүлектә 56 яңа очрагы ачыкланды. Бер кеше чирне читтән йоктырып кайткан, 55 кеше вирусны авырулар белән аралашу аркасында йоктырган», — дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. «Егерме биш кеше хастаханәгә салынды, 31 кеше өйдә дәвалана», — дип ачыкладылар ведомствода. Иң күп авыручылар саны Казанда теркәлгән, алар 21 кеше. Читать дальше...

Мөслим районында яңа өйләнешкән пар сайлауларга килгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Бүген Мөслим районында әле яңа гына өйләнешкән пар сайлауларга килгән. Бу хакта «Мөслим матбугат үзәге» Инстаграм аккаунты хәбәр итә. Диана һәм Шамил Вәҗиевлар бүген никахларын рәсмиләштергән. Яр Чаллы кызы Мөслимгә килен булып төшкән. Кулларына гаилә кору турындагы таныклыкны алгач, яшьләр сайлау участогына килгән. Шамил Мөслим лицеенда белем алган. Ул тавыш бирергә тиешле Вахитов сайлау участогы да лицей бинасында урнашкан. Яшьләр моны яхшы фалга юрады, диелә әлеге хәбәрдә. Читать дальше...

Казахстан үзәк сайлау комиссиясе секретаре: Татарстанда сайлаулар уңай шартларда уза

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Казахстан үзәк сайлау комиссиясе секретаре Татарстандагы сайлаулар дустанә шартларда уза дип белдерде. «Без башка илләрнең ничек эшләвен өйрәнәбез. Без гражданнарга үзләренең конституцион хокукын — сайлау хокукын куллану өчен шартлар тудырабыз», — дип белдерде сайлаучыларның «Минем тавыш» форумында Казахстан Республикасының үзәк сайлау комиссиясе секретаре, Татарстанның сайлау участокларында 17, 18, 19 сентябрь көннәренә эшләүче Бәйсез дәүләтләр... Читать дальше...

Татарстандагы йортларның 80 процентына җылылык бирелгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда бүгенгә 13 мең 720 күп фатирлы йортларга җылылык бирелгән, бу 78,5 процентны тәшкил итә. «Бүгенге көнгә 13 мең 720 күп фатирлы йорт, бу — 78,5 процент; 3 мең 265 белем бирү оешмасы (3 333 оешмадан), бу — 98 процент, җылытыла. Әлеге белем бирү оешмалары арасында — 1521 мәктәп — 97 процент; 1744 балалар бакчасы — 98,5 процент», — дип белдерде ТРның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Республика Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә. Читать дальше...

Анна Макарова: Тавыш бирү фальсификацияләнми дип белдерергә хакыбыз бар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Лиля Шәйхетдинова). Татарстанда 50 участокта «Волонтерлар-медиклар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте бүлеге вәкилләре күзәтү эше алып бара. «Без, актив яшьләр буларак, сайлаулар үткәрүнең үтәкүренмәле системасы безнең киләчәгебез өчен никадәр мөһим булуын аңлыйбыз. Без 50 участокта үз эшебезне башкарабыз һәм тулысынча ышандырып, тавыш бирү фальсификацияләнми дип белдерә алабыз», — диде «Волонтерлар-медиклар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең региональ бүлеге җитәкчесе Анна Макарова. Читать дальше...

Сайлауларның беренче көнендә Иҗтимагый күзәтү үзәге хокук бозуларны очратмаган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Лиля Шәйхетдинова).  Иҗтимагый күзәтү үзәге сайлауларның беренче көнендә сайлау участоклары эшендә кимчелекләргә тап булмаган. «Сайлау участокларында нәрсә булганын күзәтүдән тыш, без гражданнарның сайлау участоклары эшендәге хилафлыклар турындагы  мөрәҗәгатьләрен дә тикшерәбез. Кабул ителгән барлык кимчелекләрнең дә фейк характерлы булуын хәбәр итү куанычлы», — дип белдерде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Иҗтимагый күзәтүләр үзәге җитәкчесе... Читать дальше...

Республика клиник хастаханәсе Covid-госпитале пациентларының 98 проценты прививкасыз

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанның Республика клиник хастаханәсендәге вакытлыча инфекцион госпиталь пациентларының барысы да диярлек коронавирустан прививка ясатмаган. «Хәзерге вакытка безнең вакытлы госпитальдә яңа коронавирус инфекциясеннән дәваланучыларның 98 проценты әлеге чирдән вакцинация узмаган», — дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына хастаханәнең матбугат хезмәтеннән. Алар әйтүенчә, вакытлыча ачылган инфекцион госпиталь тулы көченә эшли... Читать дальше...

5 меңнән артык татарстанлы иҗтимагый күзәтүче булырга теләк белдергән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Лиля Шәйхетдинова). Иҗтимагый палата линиясе буенча гына да 5 меңнән артык кеше иҗтимагый күзәтүче булырга теләвен белдергән. «Шуның кадәр кешенең сайлауларның үтәкүренмәле үтүе белән кызыксынуы куанычлы. Безнең үзәктә һәр сәгать саен 35-40 кеше була», — дип сөйләде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Иҗтимагый күзәтүләр үзәге җитәкчесе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Мөнир Гафиятуллин. Ул... Читать дальше...

Прокофьев: Сайлау комиссиясе участокларында күзәтүчеләр хокук бозуларга тап булмады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Сайлау участокларындагы күзәтүчеләр тавыш бирүнең беренче көнендә хокук бозу очракларын очратмады. «Безнең күзәтүчеләр җитди хокук бозу очракларына тап булмады. Без әлеге мәгълүматны гомумиләштерәбез. 19 сентябрьдә дә, бүген дә барысы да җитди хокук бозуларсыз гына узар дип өметләнәм», — дип белдерде «КПРФ» партиясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Артём Прокофьев Бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат конференциясендә. Читать дальше...

2021 елгы сайлауларны йорт яны территорияләрендәге автобусларда уздыру каралмаган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе 2021 елгы сайлауларның йорт яны территорияләрендәге автобусларда уздырылмаячагын әйтте.  Россия Федерациясенең Федераль Җыены Дәүләт Думасына VIII чакырылыш депутатларын сайлауларда тавыш бирүнең төп ике формасы оештырылган: сайлау комиссиясе участокларында һәм бинадан тыш, ягъни өйдән торып тавыш бирү. Бу хакта Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев Бердәм мәгълүмат үзәгендә тагын бер тапкыр искә төшерде. Читать дальше...

Татарстанның барлык зур хастаханәләрендә дә тавыш бирергә мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанның барлык зур клиник хастаханәләре пациентлары дәваланудан бүленми генә сайлауларда катнаша ала. «Барлык зур клиник үзәкләр дип әйтерлек үзләренең сайлау кампаниясенә кагылышлы участогына ия», — диде Бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев. Ул Казанда 28 медицина үзәгендә тавыш бирергә мөмкин булуын искә төшерде. Шулай ук хәзер яңа коронавирус белән... Читать дальше...

Андрей Кондратьев Татарстан сайлау участокларында Covid-кагыйдәләр үтәлешен бәяләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда сайлау комиссиясе әгъзалары яңа коронавирус инфекциясен таратмау кагыйдәләрен игътибар белән үти. Бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев шундый күзәтүләре белән бүлеште «Мин кичә барлык участокларны йөреп чыктым. Барлык участокларда да пандемиягә каршы профилактика ягыннан тавыш бирү төгәл һәм куркынычсыз бара. Сайлау комиссияләре әгъзалары барлык... Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *