Әлмәттә төзелеп бетмәгән индустриаль парк буенча экскурсия узачак
(Әлмәт, 22 октябрь, «Татар-информ», « Әлмәт таңнары »). Әлмәттә яңа скейт- парк төзелеше бара. 23 октябрьдә төзелеп бетмәгән индустриаль парк буенча экскурсия оештырылачак, килүчеләргә планнар һәм концепцияләр турында сөйләячәкләр, сорауларга җавап бирәчәкләр. Очрашуда бөтен көньяк-көнчыгыштан райдерлар да (спортчы, машина узышларында катнашучылар) катнашачак. Алар Әлмәт урамнары буйлап йөрүләрен видеога төшереп җибәргәннәр — иң яхшы эшләр өчен бүләкләр каралган. Жюрида — Россия экстрим-спортында зур уңышларга ирешкән спортчылар.