Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Май
2022

Новости за 06.05.2022

Түбән Камада «Батырлар юлы буйлап» автомотоузышы оештырылды

Tatar-inform.tatar 

Мотоциклчылар, автомәктәп курсантлары һәм урта махсус уку йортлары студентлары – барлыгы 100 дән артык кеше бүген Түбән Камада Җиңү көне уңаеннан үткәрелә торган автомотоузышта катнашты. Старт алдыннан гадәт буенча Җиңү монументы янында тантаналы митинг булды. Автомотоузышта катнашучыларны Ветераннар советы рәисе Григорий Китанов сәламләде.

Читать дальше...

Миңнеханов ветеранны һәм тыл хезмәтчәннәрен ТАССРның 100 еллыгы медале белән бүләкләде

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов дүрт татарстанлыны ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан медальләр белән бүләкләү турындагы боерыкны имзалады. 

Читать дальше...



Google Россиядә түләүле кушымталарны йөкләтеп алуны һәм яңартуны чикләде

Tatar-inform.tatar 

Американың Google корпорациясе Россиядә үз сервислары эшенә чикләүләрне киңәйтте. Аерым алганда, хәзер Россия кулланучылары түләүле кушымталарны йөкләтеп ала һәм яңарта алмый.

Читать дальше...

Май бәйрәмнәрендә Казанның күп функцияле үзәкләре чикләнгән санда хезмәт күрсәтәчәк

Tatar-inform.tatar 

Казанда «Минем документлар» («Мои документы») офисларының эш вакыты бәйрәм көннәрендә чикләнәчәк. 7, 8, 9 һәм 10 майда шәһәр халкы күп функцияле үзәкләргә 10:00-14:00 сәгатьләргә кадәр мөрәҗәгать итә алачак.

Читать дальше...

Максим Топилин: Россия Хөкүмәтенең карары бизнеска 1,5 триллион сум ирекле акча өсти

Tatar-inform.tatar 

Россия Хөкүмәтенең 70 төрле предприятие өчен иминият түләүләрен күчерүе бер кварталда гына ил компанияләрендә өстәмә рәвештә 1,5 триллион сумнан артык ирекле акча булдыру мөмкинлеге бирәчәк. Мондый фикерне Дәүләт Думасының икътисади сәясәт комитеты рәисе, Татарстаннан депутат Максим Топилин әйтте.

Читать дальше...

Башкортстанда яшәүче меңләгән кеше «Шәйморатов генерал» җырын башкарачак

Tatar-inform.tatar 

Башкортстанда «Шәйморатов генерал» җыры (Кадыйр Даян сүзләре, Заһир Исмәгыйлев көе) күптән халык җырына әверелде. Аны Башкортстанда, Россиянең төрле почмакларында җырлыйлар. Быел әлеге җыр язылганга 80 ел тула.

Читать дальше...

Түбән Кама мэриясе сугыш ветераны вафатына бәйле кайгы уртаклашу белдерде

Tatar-inform.tatar 

Түбән Кама районында Бөек Җиңүнең 77 еллыгына берничә көн кала, сугыш ветераны Хәсән Сәлимов вафат булды. Сугышта катнашучыны соңгы юлга бүген озаттылар. Аңа 96 яшь иде.

Читать дальше...

Полиция Казанда мәет табылу һәм автоматлы ир-ат турындагы мәгълүматка ачыклык кертте

Tatar-inform.tatar 

Бүген Казанның Нагорный бистәсендә яшәүчеләр чатында кулына корал тоткан ир-атның билгесез юнәлештә баруы һәм урманда мәет табылу турында мәгълүмат пәйда булды. Чатта утыручылар төрле уйдырмалар язган.

Читать дальше...

Казанда «Үлемсез полк» маршруты Карл Маркс урамыннан Меңьеллык мәйданына кадәр узачак

Tatar-inform.tatar 

9 майда Казанда «Үлемсез полк» йөреше традицион форматта уза. Катнашучылар 13:00 сәгатьтә Карл Маркс һәм Толстой урамнары чатында җыела. Акция 15:00 сәгатьтә башлана.

Читать дальше...

Радио көнендә «Болгар радиосы»нда махсус эфир була

Tatar-inform.tatar 

Бүген - 6 май көнне «Болгар радиосы» якынлашып килүче бәйрәм уңаеннан «Урам» паркында бүләкләр уйнатты. Ә иртәгә исә «Болгар радиосы» дулкынында көн дәвамында радиода эшләп киткән шәхесләр үз истәлекләре белән бүлешәчәк. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.

Читать дальше...

Фәрит Мөхәммәтшин WorldSkills чемпионатының республика этабында җиңүчеләр белән очрашты

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген КНИТУ-КАИ техник көллияте студентлары - 2021-2022 уку елындагы WorldSkills чемпионатының республика этабында җиңүчеләр белән очрашты. Парламент җитәкчесе укучылар белән аралашты һәм аларның сорауларына җавап бирде.

Читать дальше...

Новокузнецк мөселманнары Бөек Ватан сугышы каһарманнары һәйкәлен төзекләндерде

Tatar-inform.tatar 

Новокузнецк шәһәренең «Чулпан» мәчетенә йөрүчеләр Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларга куелган һәйкәлне төзекләндерде. Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини идарәсе шул турыда хәбәр итә.

Читать дальше...

Казанда көймәләр модельләштерү спорты ярышлары узачак

Tatar-inform.tatar 

Казанда 7 майдан алып 10 майга кадәр көймәләр модельләштерү спорты буенча «Җиңү кубогы» XXXI бөтенроссия ярышлары узачак. Ярышлар Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты каршындагы Ишкәкле спорт төрләре үзәге территориясендә үтә.

Читать дальше...

Тукай районындагы иң бай депутат 80 миллион сумнан артык акча эшләгән

Tatar-inform.tatar 

Татарстан фермеры Равил Миңнехуҗин узган ел нәтиҗәләре буенча Тукай районының иң бай депутаты булган. Эшмәкәрнең кереме 80,5 миллион сум тәшкил итә. Мондый мәгълүмат депутат тапшырган декларациядә күрсәтелгән.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *