Тольяттида яшәүче Галибә Идиятованың «Туган ягым Ярмәгем» шигырь китабы чыкты
(Казан, 10 июнь, «Татар-информ»). Самара өлкәсенең Иске Ярмәк авылында туып-үскән, бүгенге көндә Тольятти шәһәрендә яшәүче Галибә Идиятова-Гатиятуллинаның «Туган ягым Ярмәгем» шигырьләр китабы чыкты. «Авылыбызның элек-электән безнең көннәргә кадәр килгән гореф-гадәтләре, шөгыле, аралашу тәртипләре бар. Халык аларны дәвам итә, бер-берсенә булыша, өмәләргә бара, дини мәҗлесләр үткәрә. Бу чараларга тырышып алдан әзерләнәләр. Авылыбызның вакыйгаларын шигырь юлларына салып, әби-бабайларны, әти-әниләрне искә алып... Читать дальше...