Предметом спора стал дом № 134 по улице Карбышева в Волжском, построенный компанией «Флагман» в микрорайоне 28..
3 декабрь төнендә Түбән Каманың үзәк җылылык пунктында 39 яшьлек оператор хатын-кызның буылу билгеләре белән үле гәүдәсе табыла. Әлеге факт буенча Түбән Кама шәһәре буенча тикшерү комитеты тикшерү эшен башлады. Алдан фаразлау буенча хатын-кыз су насосы двигателенә шарфы эләгеп буылган. Мәрхүмәнең гәүдәсен коллегалары табып алган. Алар аның үзәк офиска мәгълүматлар бирмәвенә һәм шалтыратуларга җавап бирмәвенә патыраган булганнар.