Яңа ел табынын әзерләгәндә чыгымнарны киметеп буламы?
Тиздән бөтен ил белән бергә Яңа елны каршы алачакбыз. Гадәттәгечә, әлеге уңайдан һәр йортта, һәр гаиләдә бәйрәм табыны әзерләнәчәк. Һәм ул, һәр елдагыча, быел да халык кесәсен шактый юкартачак. Безнең ил халкының бәйрәмнәрне, аеруча Яңа елны зурлап, колачлап бәйрәм итәргә яратканын күздә тотып, кибет хуҗалары да азык-төлек бәяләрен шактый арттырып, акча эшләп калырга ашыга. Шулай да, бәйрәм өстәленә азык-төлек сатып алганда әз генә булса да акчаны янга калдырып буламы?
Читать дальше...