Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Декабрь
2019

Новости за 03.12.2019

Үтерүче үги әтисеннән качып котылган малай белән психологлар эшли

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Валерия Белова). Татарстанның Менделеевск районында үтерүче үги әтисеннән качып котылган малай хәзер хастаханәдә, аның белән психологлар эшли. ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

Читать дальше...

Татарстанда 41 яшьлек ир-ат элекке хатынын, үги улын һәм ике яшьлек үз баласын үтерүдә шикләнелә

Azatliq.org 

Татарстан кешесе 38 яшьлек хатынын, 19 яшьлек үги улын һәм ике яшьлек улын пычак кадап үтерүдә шикләнелә. Беренчел мәгълүматларга караганда, моның сәбәбе көнләшү булган.

Атна ахырында Татарстанда җылы һава торышы һәм юеш кар көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Агымдагы атнада республика циклон йогынтысында булачак, җомга көнне җылы атмосфера фронты юеш кар рәвешендәге явым-төшемнәр алып киләчәк. Бу турыда синоптиклар хәбәр итә. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайтында декабрьнең беренче атнасына фараз чыкты.

Читать дальше...

Татарстанда янгыннар һәм аларда үлгән кешеләр саны кимегән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Соңгы елларда Татарстанда янгыннар һәм аларда үлгән кешеләр саны кимү тенденциясе күзәтелә. Тулаем алганда, соңгы биш елда янгыннар 6 процентка, һәлак булучылар 11,8 процентка кимегән. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта республиканың Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин әйтте.

Читать дальше...

Декабрьдә республикада янгынга каршы махсус режим кертеләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Яңа елга әзерлек кысаларында, Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертеләчәк. ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин Министрлар Кабинетында брифингта бу режимның 20 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр гамәлдә булачагын әйтте.

Читать дальше...

Владимир Путин гаджетларга Россия кушымталарын урнаштыру турында законны имзалады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Россия кулланучысы өчен булган смартфон һәм гаджетларга Россия кушымталарын алдан ук урнаштыру кирәклеге турындагы законны имзалады. Документ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

Читать дальше...

Татар халык хоры Самарада «Студентларның хор мәҗлесе» фестивалендә җиңде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). КФУның Татар халык хоры үз тарихында беренче тапкыр Самара дәүләт мәдәният институтының актлар залында XVIII өлкәкүләм «Студентларның хор мәҗлесе» фестивалендә катнашты. Чыгыш ясаган биш хор коллективыннан Татар халык хоры беренчелекне яулады. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә хорның җитәкчесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ирнис Рәхимуллин хәбәр итте.

Читать дальше...



Пенсия арту сәбәпле, Путин Пенсия фонды чыгымнарын 80,6 млрд сумга арттырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). РФ Президенты Владимир Путин 2019 елга һәм 2020-2021 еллардагы план чорына Россия Пенсия фонды бюджетына төзәтмәләр кертү турындагы законны имзалады. Әлеге документ нигезендә, фондның чыгым һәм керем өлешләре пенсия һәм пособиеләрнең уртача күләме үсү нәтиҗәсендә арттырылачак. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Тикшерү комитеты "Шереметьево"да SSJ 100 казасында бердәнбер гаепле кеше дип очучыны атады

Azatliq.org 

Тикшерү комитеты май аенда Шереметьево һава аланына төшеп утырганда янган Sukhoi Superjet-100 эшен тәмамлады. Тикшерү 41 кеше үлеменә китергән һәлакәттә бердәнбер гаепле дип очкычның командиры Денис Евдокимовны атады. Ул гаебен танымый.

Төркиядән сигез татар кешесенең проекты Талантлар университеты форумына кабул ителгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Казанда Талантлар университеты тарафыннан VI Татарстан тышында яшәүче яшь белгечләр форумы үткән. Аның кысаларында Төркиядән Истанбул, Измир, Эрзурум шәһәрләрендә яшәүче сигез яшь белгеч Татарстанның үсеше өчен булдырган проектлары кабул ителгән. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Истанбулда укучы аспирант Айгөл Зара Кәбирова хәбәр итте.

Читать дальше...

Булачак артистлар Гаяз Исхакый әсәре буенча куйган эскизны белгечләр югары бәяләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан театр училищесының I PRОТеатр фестиваль-лабораториясе Гаяз Исхакыйның «Теләнче кыз» әсәре белән башланып китте. Әсәрне II татар курсы студентлары тәкъдим итте.

Читать дальше...

Татарстанда яшәүче ир-ат элеккеге хатынын, кечкенә улын һәм үги малаен үтергән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда яшәүче ир-ат элеккеге хатынын, кечкенә улын һәм 19 яшьлек үги малаен пычак белән кадап үтергән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына үз чыганакларыннан билгеле булды.

Читать дальше...

Бүген Рөстәм Миңнеханов Япония һәм Төркия компанияләре вәкилләре белән очраша

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында Япониянең JFR Co һәм Syngen Biotech компанияләре җитәкчеләрен, шулай ук Төркиянең Sisecam компаниясе башлыгын кабул итәчәк. Очрашу барышында бизнес-проектлар хакында фикер алышу күздә тотыла. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Тукай клубында Хатыйп Миңнегуловның 80 яшьлеген бәйрәм итәләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). 5 декабрьдә Казанда Тукай клубында танылган әдәбият галиме, мөгаллим, җәмәгать эшлеклесе Хатыйп Миңнегуловның 80 яшьлек юбилеена багышланган әдәби-музыкаль кичә була. Бу турыда Татарстан Язучылар берлеге хәбәр итте.

Читать дальше...

RFE/RL президенты: Русиянең "ят агентлар" турында кануны бәйсез журналистлар эшенә һәм иминлегенә турыдан-туры һөҗүм булып тора

Azatliq.org 

Канунда каралганча, "ят агентлар" дип "ят агент" буларак танылган матбугат чарасы материалларын таратучы, яки ул материалларны җитештерүдә катнашучы, шулай ук чит илдән яки Русиядә урнашкан, чит илдән финансланучы юридик затлардан акча, милек алучы физик затлар танылырга мөмкин.

Доминиканада авариягә очраган Казан кешеләре әлегә кайта алмый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). 26 ноябрьдә Доминика Республикасында автобус катнашындагы юл һәлакәтендә 51 кеше зыян күргән, шуларның 41е хастаханәгә озатылган. Имгәнүчеләрнең дүртесе Казан кешеләре. Аларның өчесе авыр хәлдә. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Кукмараның Сәрдекбаш авылында балалар бакчасы ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Кукмара, 3 декабрь, «Хезмәт даны»). Кукмараның Сәрдекбаш авылынды мәктәп белән бер түбә астында урнашкан «Күчтәнәч» балалар бакчасы ачылды. Бакча өч яшьтән җиде яшькә кадәрге 25 сабыйга исәпләнгән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Читать дальше...

“Без яшәүне сайлыйбыз!”

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Шәһәрнең 3 нче мәктәбендә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган акция үтте.

Камил Сәмигуллин Түбән Камада колония тоткыннарына вәгазь сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Кичә Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Түбән Кама шәһәрендә урнашкан 4нче төзәтү колониясендә тоткыннарның яшәү шартлары, дини гыйбадәтләрне үтәү өчен тудырылган мөмкинлекләр белән танышты, җәза үтәүчеләр белән аралашты, аларга вәгазь-нәсыйхәт сүзләрен җиткерде. Бу турыда ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *