Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Декабрь
2019

Новости за 05.12.2019

Миңтимер Шәймиев: "Милли телләрдә дәреслек чыгаруны федераль үзәк төрле юллар белән суза"

Azatliq.org 

Татарстанның дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев 5 декабрьдә Казанда узган киңәшмәдә федераль үзәкнең милли сәясәтен тәнкыйтьләп чыкты. Аерым алганда, ул милли телләрдә дәреслекләр чыгаруда үзәкнең аяк чалуын ассызыклады.

Миңнеханов Словакия икътисад министры белән хезмәттәшлек хакында фикер алышачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 10 декабрьдә Словакиягә сәфәр кылачак. Биредә ул әлеге илнең икътисад министры белән очрашырга ниятли. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

Читать дальше...

Казанда юл-транспорт һәлакәтендә бер кеше зыян күргән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда ике чит ил машинасы бәрелешү нәтиҗәсендә бер кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ»га Казан автоинспекциясендә сөйләделәр.

Читать дальше...

Прокуратура «Транснефть» резервуарында чыккан янгынның нечкәлекләрен тикшерә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Прокуратура Татарстанның Әлмәт районында «Транснефть» резервуарында чыккан янгынның (анда ике эшче һәлак булды) нечкәлекләрен тикшерә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Белоруссиягә сәфәр кыла һәм Александр Лукашенко белән очраша

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Белоруссиягә рәсми сәфәре вакытында ил Президенты Александр Лукашенко белән очрашырга ниятли. Яклар хезмәттәшлекне киңәйтү, шулай ук газ-мотор транспортын үстерү мәсьәләләре хакында фикер алышачак. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

Читать дальше...

Медиа: "ят агент" турында канун авторларының берсе - Кипр оффшорлары белән бәйле ширкәт хуҗасы

Azatliq.org 

"Ят агент" турындагы канунны язучыларның берсе, Дәүләт думасының мәгълүмати сәясәт комитеты җитәкчесе Леонид Левин Кипр оффшорлары белән бәйле ширкәткә хуҗа, шулай ук аның бер миллиард сумга якын бәядәге күчемсез милеге бар дип яза The Insider.

Татарстан Хөкүмәте Казанда «Яңа дулкын» музыкаль бәйгесен оештыруны контрольгә алды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ», Вероника Ваганова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәтенә Казанда киләсе елның августында узачак «Яңа дулкын» музыкаль бәйгесен оештыруга бәйле барлык мәсьәләләрне контрольгә алырга кушты. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

Читать дальше...

«Транснефть» резервуарындагы шартлау мизгелен видеога төшереп алганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). «Транснефть» резервуарындагы шартлау мизгелен видеога төшереп алганнар. Видеоролик Mash басмасының телеграм-каналында урнаштырылган.

Читать дальше...



Башкорстанның «Китап» нәшрияты – илдә милли китап нәшер итүдә лидерларның берсе

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). РФ Китап бастыручылар ассоциациясе президенты Константин Чеченев белдергәнчә, Башкорстанның «Китап» нәшрияты – илдә милли китап нәшер итүдә лидерларның берсе. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Читать дальше...

Татар телен туган тел һәм дәүләт теле буларак укыту программалары эшләнгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 1-11 сыйныфлар өчен туган тел буларак татар теле һәм әдәбияты, Татарстанның дәүләт теле буларак татар теле буенча программалар эшләнеп, реестрга кертү өчен федераль укыту-методик берләшмәсенә юлланган. Бу хакта Казан Кремлендә утырышта ТР Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов әйтте.

Читать дальше...

Татарстанда М7 трассасында булган авария нәтиҗәсендә транспорт хәрәкәте кыенлашкан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда М7 трассасында булган авария нәтиҗәсендә транспорт хәрәкәте бик нык кыенлашкан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына «Волго-Вятскуправтодор» федераль казна учреждениесенең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов: Балаларда милләтара аралашу культурасын булдыру - мөһим бурыч

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Балаларда милләтара аралашу культурасын булдыру — мөһим бурыч. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә ТР Президенты каршындагы Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча совет утырышында шулай дип белдерде.

Читать дальше...

Герой очучы Дамир Йосыпов «Мөһим сүзләр әлифбасы» проектында катнашкан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Герой очучы Дамир Йосыпов «Мөһим сүзләр әлифбасы» проектының чираттагы чыгарылышында катнашкан. Видеоны үз Инстаграм битендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов урнаштырган.

Читать дальше...

Булачак артистлар «Әйдә, барыйк, кызлар карыйк» комедиясен экспертларга күрсәтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Казан театр училищесының ике татар курсы диплом эшләрен театр экспертларына тәкъдим итте. Казанда PROTеатр театр фестиваль-лабораториясе дәвам итә.

Читать дальше...

"Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә шикләнелүченең хатыны ирен төрмәдә азаплаулары турында белдерде 

Azatliq.org 

Тоткын Фәррух Мәхкәмовның тәнендә азаплау эзләрен адвокат күреп калган һәм аның хатынына сөйләгән. Кеше түзмәслек газаплаулар тәэсирендә ирем тикшерүче кәгазьләренә кул куярга мәҗбүр булган диде хатыны.

2020 елның 1 гыйнварыннан пенсияләрнең артуы үзмәшгуль пенсионерларга да кагылачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). 2020 елның 1 гыйнварыннан эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре артуы мондый пенсияләрне алучы үзмәшгуль пенсионерларга да кагылачак. Бу хакта «Газета.Ru» Федераль салым хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Читать дальше...

Зимняя сказка нурлатских гимнасток

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Воспитанниц Нурлатской студии художественной гимнастики «Стремление» можно поздравить с отличным выступлением на открытом первенстве по художественной гимнастике «Зимняя сказка», который прошел в минувшие выходные в Москве.

«Транснефть» резервуарындагы янгында һәлак булган ике кешенең мәетен өскә чыгардылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). «РегионСпас» профессиональ авария-коткару берләшмәсе хезмәткәрләре резервуар төбеннән Татарстанда «Транснефть» насос-суырту станциясендә чыккан янгында һәлак булган ике кешенең мәетен өскә алып чыкты. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

«Строим будущее без коррупции»: в «Росинке» прошло тематическое мероприятие

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

9 декабря – Международный день борьбы с коррупцией. В связи с этим в районе проводятся различные мероприятия, акции. Одно из таких под названием «Коррупция в мире сказок» на днях прошло и в детском саду «Росинка».

Чүпрәледә заманча сугым цехы төзелә

Tatar-inform.tatar 

(Чүпрәле, 5 декабрь, «Татар-информ», «Туган як» Гөлия Фәизова). Чүпрәленең Яңа Кәкерле авылында заманча югары технологияле сугым цехы төзелә. Шушы көннәрдә район башлыгы Марат Гафаров, Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Ильмир Измайлов белән берлектә сугым цехының төзелеш барышы белән танышты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Читать дальше...

Росстат Бөтенроссия халык санын алуның рәсми слоганын тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Сочида уза торган Халыкара ирекле ярдәмчеләр форумында Росстат башлыгы Павел Малков 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алуның рәсми слоганын тәкъдим итте. Бу хакта Федераль дәүләт статистикасы хезмәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Миңнеханов Милләтара мөнәсәбәтләр буенча совет җыячак һәм КАМАЗ юбилеенда булачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча совет утырышын уздырачак, шулай ук Чаллы шәһәрендә Кама автогигантының 50 еллыгы уңаеннан тантаналы чарада катнашачак. Бу хакта «Татар-информ»га республика җитәкчесенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *